Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Питрәчтә урта һәм кече эшмәкәрлек 2030 кешене эшле иткән
Кече һәм урта эшмәкәрлек форумында район башлыгы Илһам Кашапов эшмәкәрләргә берләшергә, актив төркем булдырырга тәкъдим итте.
(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Питрәчтә узган кече һәм урта эшмәкәрлек форумында район башлыгы Илһам Кашапов эшмәкәрләргә берләшергә, актив төркем булдырырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, аңа булышлык итү бүгенге көннең төп бурычларыннан санала.
“Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, аңа булышлык итү бүгенге көннең төп бурычларыннан санала. Югары күрсәткечләргә ирешер өчен, эшмәкәрләргә берләшергә, актив төркем булдырырга тәкъдим итәм. Бүген барысы хакында сөйләшү, урта һәм кече бизнес эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, мөмкинлекләрне барлау ниятеннән очраштык”, - дип форумны ачып җибәрде район башлыгы.
Чара Питрәчнең "Батыр" спорт комплектсында узды. Анда районда кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүче барлык эшмәкәрләр дә катнашты. Зал каршындагы иркен фойеда район эшмәкәрләре җитештергән товарлардан күргәзмә оештырылган иде. Монда пекарняларда пешерелгән ипи һәм камыр ризыклары, сөт продукциясе, бал, сарымсак, тавык түшкәләре, көнкүреш кирәк-яраклары, кул эшләнмәләре урнаштырылган.
Илһам Кашапов билгеләп үткәнчә, мондый чаралар районда еш уза. Аларның максаты - катнашучыларны райондагы эшмәкәрлек өлкәсенең торышы, аның төп үсеш юнәлешләре белән таныштыру.
“Быел кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары санының артуы күзәтелә. Узган ел белән чагыштырганда, производство бизнесында, сәнәгатьтә кече һәм урта предприятиеләр саны үсештә. Районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү юнәлешендә җитди эшләр алып барыла. Районыбызның икътисадый базасын үстерүдә кече һәм урта эшмәкәрлекнең нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген һәммәбез дә белә. Шуңа күрә эшмәкәрлекне киң җәелдерү, үстерү өчен тырышып эшләргә кирәк”, - дип билгеләп узды ул.
Район башлыгы Питрәчтә кече һәм урта эшмәкәрлекнең ничек үсүе хакында да сөйләде. Хәзерге вакытта районда 1068дән күбрәк субъект - 346дан артык кече предприятие һәм 772 шәхси эшмәкәр эшчәнлек алып бара. 2030 кешегә эш урыны булдырганнар.
Форумда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, ТР Президенты каршындагы эшмәкәрлек берлеге координаторы Айрат Сөнгатуллин, Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров чыгыш ясады.
Камияр Байтемиров үз чыгышында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә катнашырга мөмкин булган дәүләт программаларына да тукталып үтте. Республикада гамәлгә ашырылучы ярдәм төрләренең барысын да пунктлап санады, аларда катнашырга чакырды.
Форум ачык әңгәмә алымында барды. Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Борчыган мәсьәләләрнең берсе –җитештергән продукцияне урнаштыру.
“Чыннан да, җитештергән продукцияне сату, аннан табыш алу иң мөһиме. Эшкәртү предприятиеләре булдыру мәсьәләсен киләчәктә уңай якка хәл итәрбез. Бу юнәлештә дә эш бара”, - диде Илһам Кашапов.
Чарада катнашучылар киләсе очрашуда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү чаралары, сәнәгать мәйданнарын арттыру, чимал булмаган товарларны чит илләргә чыгаруга, социаль эшмәкәрлек һ.б. темаларга тулырак тукталырга кирәклеген билгеләп уздылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз