Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчтә урамнарны чистарту буенча традицион ике айлык башлана
Ул 1 апрельдән 1 июньгә кадәр узачак.
(Питрәч, 2 апрель, "Татар-информ", "Алга", Ольга Шипшова). Питрәч районы башкарма комитеты урамнарны чистарту буенча традицион ике айлыкка старт бирде. Ул 1 апрельдән 1 июньгә кадәр узачак.
Язын кар эри башлауга тирә-юньдә кышкы чүп-чар күренә башлый. Безнең авыл территориясе, районның башка җирлекләре кебек үк кичекмәстән чүп-чарларны һәм төрле калдыкларны санитар чистартуны таләп итә. Ел саен предприятиеләр, учреждениеләр хезмәткәрләре, яшьләр, балалар һәм яшүсмерләр көче белән урамнарны чистарту буенча гомум район ике айлыгы үткәрелә. Бу вакыт эчендә бөтен район буенча ишегалды территорияләре, яшел зоналар, кешеләр күпләп җыела торган җирләр, бакча, парк һәм сквер территорияләре тәртипкә китерелә. Урман полосаларын һәм яр буе зоналарын чистартуга аерым игътибар бирелә.
Практикадан күренгәнчә, безнең идарәче компанияләр хезмәткәрләре һәм җыештыручылары күп булмау сәбәпле, кыштан соң урамнарны, ишегалларын һәм барлык җәмәгать урыннарын җыештыруны тулы күләмдә башкара алмыйлар. Шуңа күрә үз ишегалларын һәм территорияләрен чүп-чардан чистарту эшенә барлык питрәчлеләр дә кушылырга тиеш. Аннары идарәче компанияләр безнең тарафтан китерелгән тәртипне инде штат режимында график буенча контрольдә тота алачаклар. Ә аларның эшләре һәрвакыт җитәрлек, чөнки бөтен кешегә таныш булган “Чистарткан җирдә түгел, чүп-чар ташламаган җирдә чиста” әйтеме бездә әлегә эшләми. Гадәттә, бездә бары тик яхшы җыештыручы булган җирдә генә чиста. Ә төзекләндерелгән территориядә яшәргә һәркем тели. Шуңа күрә өмәләрдә катнашучы күбрәк булсын иде. Экология һәм җәмәгать киңлекләре елында безнең районның тагын да чистарак һәм матуррак булачагына ышанасы килә. Питрәчлеләрнең күбесе шундый ук фикердә.
- Традицион өмәләргә һәрвакыт бик теләп чыгам. Кыштан соң җыештырырга һәм шул рәвешле җәйне каршыларга әзерләнү – ул бик тә табигый, - ди БТИ хезмәткәре Елена Вавилова. – Моннан тыш, мондый өмәләр гражданнарның үзаңнарына йогынты ясый, аларга өмәләрдә үзләре үк тиешсез урынга ташлап калдырган чүп-чарны җыярга туры килә, шул чакта алар шешә яки конфет кәгазьләрен кайда туры килә шунда түгел, ә чүплеккә илтеп ташлаячаклар, - диде ул.
- Мондый чисталык айлыкларына караш бары уңай гына була ала, ә тирә-юньдә чисталык урнаштыру һәм тәртипкә китерү бик яхшы. Саф һавага чыгып, коллегаларың белән эшләп алу да авыр нәрсә түгел, - ди кибеттә сатучы булып эшләүче Вероника Быстрова. Тик менә аның коллегасы Кристина Ульянова аның белән килешми.
- Үз йортым янын җыештыруга мин, әлбәттә, каршы түгел. Тик менә кибет янына мин чүп-чар ташламадым бит. Ни өчен мин кемдер артыннан җыярга тиеш?! Җыештыру, буяу белән тиешле хезмәт шөгыльләнергә тиеш, - дип саный ул.
- Мин территорияне өмә вакытларында гына түгел, сишәмбе, җомга, хәтта дүшәмбе көннәрне дә җыештырам, - диде Владимир Беляновкин, үзенең авыр ломын спорт мәктәбе бинасы стенасына сөяп куеп.
Владимир Михайлович спорт мәктәбе эшчесе, шулай ук ул җыештыручы да булып эшли.
- Әлбәттә, өмәгә чыгарга кирәк, башкача булмый, барыбыз да чүп-чар ташлаганбыз икән инде, бергә җыештырырга да кирәк, - дип саный ул.
Алда безне күп эшләр көтә, һәм тирә-юньне яхшырту, әлбәттә, безнең көчебездән килә. Шуңа күрә үз тирәсендә тәртип, чисталык, матурлык һәм уңайлык күрергә теләүчеләрне ике айлыкта актив катнашырга чакырабыз. Бердәм санитар җыештыру көне – чәршәмбе, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз