Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчтә террорчылыкка каршы комиссиянең узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар
Экстремизм профилактикасы уйланылган булырга тиеш, эш планында аның һәр этабы һәм детале чагылыш таба.

(Питрәч, 10 февраль, "Татар-информ", "Алга", Ольга Шәрипова). Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов җитәкчелегендә террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Утырышта район террорчылыкка каршы комиссиясе каршындагы терроризм һәм экстремизм профилактикасы мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем составын расладылар. Эшче төркем җитәкчесе итеп район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Шәйхисламов билгеләнде.
Комиссия секретаре Валентина Урысова Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең террорчылыкка каршы комиссияләренең терроризм һәм экстремизм профилактикасы буенча хисаплары һәм 2018 елда аның торышына контроль материаллары анализлары күзәтүе белән таныштырды. Питрәч районы бу мәсьәләдә үз алларына куелган планнарны үтәде. Утырыш барышында шулай ук киләсе елга эш планы билгеләнде.
Иҗтимагый мохиттә терроризм һәм экстремизм чагылышларына каршы көрәштә төп юнәлеш булып аларның профилактикасы тора. Аеруча да мондый профилактика эшен яшүсмерләр арасында үткәрү мөһим, чөнки нәкъ менә алар төрле антисоциаль һәм криминаль төркемнәрнең тискәре йогынтысына тиз бирешә.
Экстремизм профилактикасы уйланылган булырга тиеш, эш планында аның һәр этабы һәм детале чагылыш таба.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз