news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә терлекчеләр семинары узды

Питрәч хуҗалыклары зоотехниклары һәм ветврачлары көтү яңарту белән бәйле мәсьәләләрне тикшерделәр, сыерларны ашату рационы турында сөйләштеләр.

(Питрәч, 25 октябрь, «Татар-информ», «Алга», Ольга Шипшова). “Рацин-Шәле” ҖЧҖ базасында терлекчеләр семинары булып узды. Питрәч хуҗалыклары зоотехниклары һәм ветврачлары көтү яңарту белән бәйле мәсьәләләрне тикшерделәр, сыерларны ашату рационы турында сөйләштеләр, терлекләрне кышлату турында фикер алыштылар һәм бүгенге көндә район хуҗалыкларында килеп туган хәлгә анализ ясадылар, дип яза җирле басма.

Сау-сәламәт бозау үстерү – терлекчелек эшендә иң мөһиме. Уңыш нигезе авыру терлекләрне вакытында дәвалау һәм терлекләрне ашатуны дөрес оештырудан гыйбарәт. “Рацин-Шәле” ҖЧҖда үзләрендә дару келәте бар икән. Алар дәвалау практикасында әлегә кадәр дару үләннәрен уңышлы кулланалар. Семинар-киңәшмә әрем, сары мәтрүшкә, кычыткан, цикорий һәм башка үләннәр сакланган бинада башланып китте. Әлеге үләннәр җәй аенда ук ветеринария табибы җитәкчелегендә җыеп киптерелгән. Терлекчеләр дару үләннәренең тәмен татып, исен иснәп караганнан соң, тудыру бүлегенә юл алдылар. Узган ел бу хуҗалыкта тугыз айда 471 бозау алганнар, быел 475 бозау. Октябрь аенда 45 бозау булачак, ноябрь һәм декабрьдә 88 булыр дип көтелә.

Бозаулар туганнан соң авыруларга бик тиз бирешүчән була.

– Яшь терлек иммунитетын угызны дөрес итеп эчертү нәтиҗәсендә генә саклап калырга була. Сер түгел, хуҗалыкта сыерлар лейкоз белән авырта. Шуңа күрә яңа туган бозауларга беренче тапкыр ашатканда үз аналарыныкын түгел, ә алдан махсус әзерләнеп куелган сәламәт сыер угызын эчертергә кирәк, – дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга район башлыгы Эдуард Дияров. Киң таралган лейкоз авыруыннан котылу өчен, районның башка хуҗалыкларында да әлеге тәҗрибәне кулланырга кирәк. Бозауга сәламәт сыер сөтен эчерткәндә, ул авыру йоктырырга өлгерми кала, – дип билгеләп үтте Эдуард Мәхмүтович.

Хәзерге вакытта бу хуҗалыкта, бөтен җирдәге кебек үк, савым күләме кимү күзәтелә, бу әлеге чор өчен норма кысаларында дип әйтергә кирәк.

- Сөт терлекчелегендә төп момент булып көтүне үрчетү санала, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров. – Әгәр үрчем булмаса, димәк, сөт тә юк. Киләсе өч айда без 1300 баш бозау алырга планлаштырабыз. Моңа нигезләнеп, без инде киләсе елда булачак сөт күләмен фаразлыйбыз.

Безнең хуҗалыкта яхшы нәтиҗәләргә ирешкән технологлар бар. Семинарда ветеринар табиблар “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖнән Евгений Федотовны, “Макс Ойл” ҖЧҖ хуҗалыгыннан Жакип Жораевны һәм “Рацин-Шәле” ҖЧҖнән Габдулла Гыйниятуллинны акчалата бүләкләделәр.

- 135 сыерга без 120 баш бозау алдык, соңгы кварталда тагын 30-35 баш көтелә. 100 сыерга 76 бозау туганда, бу норма санала. Без игезәк бозаулар бозаулаган сыерлар үрчемен саклап калырга тырышабыз, чөнки алар аннары кабат игез бозаулар китерәчәк, - дип үз хуҗалыгы серләре белән уртаклаша “Макс Ойл” ҖЧҖ ветеринар-табибы Жакип Жораев.

Әмма эш игезәкләрдә генә түгел. Прогресс бер урында гына тормый. Терлекчеләр вакыт белән бергә атларга тиеш. Веттабиблар орлыкландыруга әзер булган сыерларны ачыктан-ачык сәбәпләр буенча ачыкларга һәм конкрет исәп, ясалма орлыкландыру буенча план эшен алып барырга тиеш.

Орлыкландыру конвейеры туктаусыз эшләргә тиеш, чөнки бер көндә күпме кирәк, шулкадәр сыерны орлыкландырырга була, ә үгезнең, бу, кызганыч, көченнән килмәскә мөмкин.

- Әгәр дә табышлы эшләргә телисез икән, һәр сыерны контрольдә тоту һәм аерым карау булырга тиеш, - диде район башлыгы Эдуард Дияров.

Быел районда мөгезле вак терлек саны арткан. Әгәр узган ел сарыклар һәм кәҗәләрнең баш саны 1384 булган булса, быел алар инде 1977. Дуңгызларның баш саны да арта: узган ел районда, тулаем алганда, аларның саны 193 булган, ә быел 353. Ә менә атлар кимегән: 2016 елда 373 ат булган, быел 278 генә калган, диелгән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100