news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә тавыш бирүчеләр сайлауга “скандинавия йөреше” таякларына таянып килгән

Тавыш бирү көненә дә карамастан, клуб әгъзалары традицияләрен бозмаган һәм сайлау участогына килер алдыннан стадионны берничә тапкыр әйләнгән.

Питрәчтә тавыш бирүчеләр сайлауга “скандинавия йөреше” таякларына таянып килгән
pestrecy-rt.ru

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Питрәч районында “Сәламәтлек академиясе” клубына йөрүче скандинавия йөрешен яратучылар Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда катнашты. Бу хакта районның “Алга” газетасы яза.

“Сәламәтлек академиясе” клубы җитәкчесе Гөлнәзирә Латыйпова сөйләвенчә, питрәчлеләр скандинавия йөреше белән өченче ел шөгыльләнә.

“Һәр иртә Нарат урманындагы стадионны өч-дүрт тапкыр урап чыгабыз. Без актив яшәү рәвеше белән шөгыльләнәбез. Шул ук вакытта актив тормыш позициясе алып барабыз, шуңа күрә һәрвакытта да сайлауларда катнашабыз”, - диде Латыйпова.

Бердәм тавыш бирү көненә дә карамастан, клуб әгъзалары традицияләрен бозмаган һәм сайлау участогына килер алдыннан стадионны берничә мәртәбә әйләнгән.

Клуб вәкиле Зоя Миңнебаева әйтүенчә, ул спорт белән шөгыльләнә башлаганчы тавыш бирергә теләгән һәм сайлау участогының ачылышына ук – иртәнге җидедә килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100