Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчтә Татарстан халыкларының III съездына делегатлар сайланды
Эльгиза Фәйзуллина һәм Роза Насыйбуллинаны Татарстан халыкларының III съездына делегация составына керттеләр.
(Питрәч, 1 апрель, "Татар-информ", "Алга", Елена Зарипова). Бүгенге материалыбыз геройлары гомерләренең бик күп елын халык белән эшләүгә, питрәчлеләргә ярдәм итүгә, яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган шәхесләр. Алар эш өчен көчләрен дә, вакытларын да кызганмаган, һәрвакыт эшләрен бөтен күңелләрен биреп башкарганнар, шуның белән район халкы хөрмәтен яулаганнар да. Бу хезмәтләрен иҗтимагый совет әгъзалары исәпкә алды һәм Эльгиза Фәйзуллина һәм Роза Насыйбуллинаны Татарстан халыкларының III съездына делегация составына керттеләр, дип яза районның "Алга" газетасы.
Язмыш Эльгиза Магомедовна Фәйзуллинаны Питрәч районына бик ерактан китерә. Ул моннан бик еракта, Тадҗикстан башкаласы Дүшәнбе шәһәрендә туган. Аның искә алулары буенча, бу шәһәрдә төрле милләт кешеләре яшәгән: татарлар, украиннар, руслар, тадҗиклар, осетиннар, лезгиннар һәм башкалар. Шуңа да карамастан, алар барысы да дус-тату яшәгәннәр. Эльгиза Магомедовнага 15 яшь булган чакта аның гаиләсе Татарстанга күчеп кайта, анда аның әби-бабасы яшәгән. Монда мәктәпне тәмамлаган, бухгалтер һөнәрен үзләштергән. Ә 1971 елда аны эшкә “Колай” совхозына билгелиләр. Менә шулай безнең районда калган ул.
Хуҗалыкта гади хисапчыдан баш икътисадчыга кадәр үсә. Аннары аның тормышында бик зур үзгәреш була. Тырыш, җаваплы Эльгиза Фәйзуллинаны социаль тәэминат хезмәтен җитәкләргә чакыралар.

Шуннан соң аңа саннар белән генә түгел, ә ярдәмгә һәм хуплауга мохтаҗ кешеләр белән эшләргә кирәк була. Әлеге вазыйфа аңа үз потенциалын ачарга, район һәм аның халкы өчен күп эшләр башкарырга ярдәм итә дә инде. Социаль яклау өлкәсендә эшләп, ул Питрәч авылларында еш була, анда җирле халык белән таныша, аларның һәрберсенең ничек яшәве белән таныша. 20 елдан артык вакыт узып, пенсия яше җитсә дә Эльгиза Магомедовна эшен ташламый. Ул район ветераннар советын җитәкли, шулай ук район буенча кеше хокуклары буенча вәкаләтле ярдәмчесе булып тора. Ул ике эше буенча да көн саен кешеләр кабул итә, аларга киңәшләр бирә, ярдәм итә.
– Мин монда, Питрәчтә, үз урынымны таптым, Колай егете Равилгә кияүгә чыгып, гаилә кордым, монда минем ике балам туды, хәзер инде дүрт оныгым бар, – диде Эльгиза Фәйзуллина. Әлбәттә, бу минем җирем – минем йортым.
Күп кенә питрәчлеләрнеке кебек аның да гаиләсе күп милләтле, балалар үскәч, гаилә киңәя. Улы керәшен кызына өйләнгән, кызы мишәр егетенә кияүгә чыккан. Алар барысы да бик тату яши, гаилә бәйрәмнәрен бергәләп үткәрәләр. Үз традицияләре дә бар – гаилә рецепты буенча пылау пешерү, аның белән бөтен туганнарын, кунакларын, күршеләрне сыйларга ярата алар. Эльгиза Магомедовна бу ризыкны пешерергә кызын гына түгел, киленен дә өйрәткән.
Озак еллар дәвамында сайлаган һөнәренә тугры булуы, эшен бөтен күңелен биреп башкаруы, берничә буын питрәчлеләрне тәрбияләгәне өчен Насыйбуллина Роза Рифкатовнага “Татарстан Республикасы атказанган мәгариф хезмәткәре”, “Халык мәгарифе отличныгы” исемнәре бирелә. Хәтта хәзер дә ул укытучылар хезмәте турында яратып сөйли, үзенең укучыларын искә ала. Ә кайчандыр берьюлы берничә вариант уйлап, укытучы булачагына хәтта ышанмый. Әмма сайларга вакыт җиткәч, тормыш үзе аны дөрес юлга этәрә. Чөнки әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да барысы да укытучы булалар, хәтта карт бабае да укытучылык иткән.
Әлбәттә, әти-әнисе дә кызларында зур потенциал күреп, һәм кызга Казан педагогика институтына укырга керергә киңәш итәләр. Һәм алар хаклы булып чыгалар.
Роза Рифкатовнага уку җиңел бирелә, ә Ленино-Кокушкино авылы мәктәбендә (яшь укытучыны шунда җибәрәләр) укучыларның иң яраткан укытучыларына әверелә һәм аның һәр чыгарылыш укучысы әле дә хәтерендә. Ул районда иң яхшы математика укытучыларының берсе була. Аның чыгарылыш укучылары арасында танылган инженерлар, укытучылар, табиблар, офицерлар, икътисадчылар бар. Аларның күбесе яраткан укытучылары юлыннан китә, һәм хәзер алар республика, район мәктәпләрендә эшлиләр һәм хәтта алар белән җитәкчелек итәләр. Мәсәлән Зөлфия Хәсәнова хәзерге вакытта – Кощак мәктәбе директоры.
Роза Насыйбуллинага укытучы булып та, методик кабинет мөдире булып та эшләргә туры килә, өстәвенә, безнең районда гына түгел, Биектауда да. Ул шулай ук Питрәч районы тарихына һәм аның танылган кешеләренә багышланган китап басмасы авторы һәм инициаторы. Чөнки аңа аларның күбесе белән эшләргә туры килә, педагогик практика да мәгариф өлкәсе елъязмасы өчен бик бай материал бирә. Бу эшне дәвам итү теләге дә бар.
- Бар да гаиләдән башлана, - ди Роза Рифкатовна, һәм укытучы буларак кына түгел, өч бала анасы, әби буларак та. – База, тормыштагы иң мөһим нәрсәләргә карата мөнәсәбәт җәмгыятьтә түгел, гаиләдә нигез салына. Без балаларны,оныкларны татар халкының милли байлыкларын сакларга, шулай да башка кешеләр белән үзара килешеп яшәргә, аларны хөрмәтләргә, без яшәгән дөньяны кадерләргә өйрәттек һәм өйрәтәбез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз