news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә “Сула” бассейны ачылды

Бассейн ачылу питрәчлеләрнең спорттагы уңышлары нигезе булачагын район башлыгы Илһам Кашапов та билгеләп үтте.

(Питрәч, 12 август, “Татар-информ”, "Алга"). Питрәчтә “Сула” бассейнының ишекләренә куелган кызыл тасманы тантаналы кисү барышын Татарстан Президент Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә режимында күзәтте, дип яза җирле басма.

Бу беркемгә дә сер түгел, безнең республикада спортка игътибар зур, нәкъ тә бездә дөньядагы иң киң танылган спорт чаралары үтә, күп санда зур һәм шулай ук кечкенә спорт объектлары төзелә. Республикада 10844 спорт корылмасы исәпләнә, шул исәптән 205 бассейн бар, бүген аларга тагын җиде бассейн өстәлде.

- Мондый объектлар төзүнең төп бурычы - тагын да күбрәк кешегә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеген тудыру, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Шуны әйтергә кирәк, безнең районда яшәүчеләр бассейн ачылуын инде күптәннән көттеләр. Бер елдан да кимрәк вакыт эчендә бу хыял чынга ашты. Нигез чокырын төзүчеләр узган ел көзен казый башлаган иде, ә бүген инде бирегә беренче йөзучеләр килә. Алар арасында әнисе Чулпан белән кечкенә Афина да бар.

- Без сигез айдан бирле йөзәбез, моңа кадәр Казанга йөрдек, ә хәзер исә без бик бәхетле. Бездәге бассейнның шәһәрнекеләрдән калышмавы аеруча сөендерә, монда бик матур һәм уңайлы, - ди Чулпан Хохлачева.

- Судагы уеннарны яратмаган бала дөньяда юктыр, мөгаен. Бу шатлык хисе һәм бәяләп бетергесез файда китерә. Шуңа күрә без мондый бассейн ачылганына бик тә шатбыз, бирегә бик теләп йөриячәкбез, - ди бассейнга килүчеләрнең берсе Регина Митрофанова.

Спорт мәктәбе тренеры Алексей Чукуров бассейнда үзенең чаңгычылары, республика ярышлары призерлары һәм җиңүчеләре белән бергә.

- Быел без күп төр ярышлар буенча Президент ярышларында икенче урын алдык, безнең йөзү белән шөгыльләнмәвебез үзен сиздерде, ГТО нормаларын тапшырганда, бу өлкәдә йомшаграк булуыбыз куренә, - диде ул.

Бассейн ачылу питрәчлеләрнең спорттагы уңышлары нигезе булачагын район башлыгы Илһам Кашапов та билгеләп үтте.

- Питрәчлеләр өчен дә йөзү тагын бер перспектив спорт төре булыр дип ышанам. Питрәч районы да булачак йөзүче-чемпионнар тәрбияләячәгенә өметләнәсе килә, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100