Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Питрәчтә студент кыз комбайн штурвалы артына утырган
Эльвина Хаҗетдинова педагоглыкка укый, инглиз һәм кытай телләрен үзләштерә.
(Казан, 19 август, “Татар-информ”). Питрәч кызы Эльвина Хаҗетдинова комбайнчы Евгений Семеновта ярдәмче булып икенче елын эшли. Узган ел алар Күн хуҗалыгында, быел исә Колайда уңыш җыялар. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Эльвина Хаҗетдинова педагоглыкка укый, инглиз һәм кытай телләрен үзләштерә.
Эльвинаның әти-әнисе - Дилбәр һәм Ильяс Хаҗетдинов баштан кызларының бу шөгыленә гаҗәпләнеп караган. Әтисе кайчандыр үзе дә комбайн штурвалы артында утырып эшләгән булган. Аннан алар кызларының эшен хуплаган. Хәзер Эльвина хуҗалыкта башка комбайнчылар белән бер сафта тигез эшли.
Игенчеләрнең эш графигы киеренке: иртәнге биштән алып кичке җиделәргә кадәр. Кызның машина йөртү таныклыгы да бар, әмма ул комбайн белән идарә итү машина йөртүгә караганда җиңелрәк ди.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз