Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчтә социаль хезмәткәрләр өлкәннәргә үзләрен ялгыз хис итәргә ирек бирми
Районда гына да 258 кеше өйгә социаль ярдәм ала.
(Питрәч, 21 апрель, “Татар-инфоорм”, “Алга” Ольга Шипшова). Хәзерге вакытта социаль хезмәткәр эшенә ихтыяҗ зур. Питрәч районында гына да 258 кеше өйгә социаль ярдәм ала. Алар турында 43 социаль хезмәткәр кайгырта. Алар һәр көнне өлкәннәр үзләрен ялгыз хис итмәсен, кайгыртучылары барлыгын белсен өчен көчләреннән килгәннең барысын да эшлиләр, дип яза район газетасы.
Бу хезмәт бик күп физик хезмәт һәм рухи көч таләп итә. Һәр кеше дә чит кеше кайгысын уртаклашырга, аның хәленә керергә сәләтле түгел бит. Монда социаль хезмәтләр турында әйтеп тә торасы юк инде. Социаль хезмәткәрләрнең көндәлек мәшәкатьләре дә бик күп: алар ашарга пешерә, өй җыештыра, керен юа, түләүләрен түли, кирәк-яракларын, даруларын сатып ала. Әлбәттә инде, бу социаль хезмәткәрләр башкарган эшнең барысы да түгел.
Әлфинур Якупованың өендә бүлмә гөлләре бик күп, аның иркен залына килеп керүгә үзеңне оранжереяга эләккәндәй хис итәсең. Социаль хезмәткәр Фәния Бикчәнтәева тырышлыгы белән әлеге өлкән яшьтәге хатын-кызның фатирында һәрвакыт чиста һәм пөхтә, суыткычында кирәкле ризыклары бар, ә иң мөһиме – аралашыр, сөйләшеп утырырга кеше бар. Күп кенә өлкән яшьтәге кешеләр үзләрен социаль хезмәткәрдән башка күз алдына китерә алмыйлар. Әлфинур апа өчен дә социаль хезмәткәр Фәния Рәфкатовнаны үз туганыдай күрә. Фәния Бикчәнтәева социаль хезмәткәр булып инде күптәннән эшли. Ул чакта әлеге хезмәт хәзерге кебек регламентлаштырылмаган иде. Социаль хезмәткәр өйгә барып башкара торган эшләр сумнар белән бәяләнә.
– Ул чакта беркемнең дә өендә су юк иде, чиләкләр белән ташыдык. Барлык ялгыз картларга булышырга тырыштык. Мөгаен, ялгызлыктан да куркынычрак нәрсә юктыр ул дөньяда, бигрәк тә ялгыз картлыктан, – ди ул.

Әлфинур Солтановна үзенең социаль хезмәткәренә шулкадәр ияләшеп беткән.
– Мин аңа бик рәхмәтле. Аннан башка ике кулсыз кебекмен, – ди ул.
Әнисә Шәрипова да үзе карамагындагы әбиләр турында горурланып сөйли.
– Алар барысы да олы ихтирамга лаек кешеләр. Без алар күргәннәрне, кичергәннәрне күрмәдек, аларның тормыш тәҗрибәләре дә зур бит. Мондый кешеләр турында кайгырту бик зур җаваплы эш, – диде ул.
Әнисә Хатиповна һәр көнне үзенең тәрбиясендәгеләр янына кереп чыгарга тырыша, аларның хәлен белми калмый. Ул өлкәннәргә ярдәм генә түгел, ә игътибар, җылы сүз дә кирәк, шулай ук яныңда сөйләшеп, күңеленне бушатырдай кеше булу да бик яхшы. Социаль хезмәткәрләргә алар сөйләгән төрле хәлләрне ишетергә туры килә. Кеше үз гомерен эшкә, башкалар турында кайгыртуга багышлаган һәм үзенең шәхси тормышы турында бөтенләй оныткан, картайгач кына гаилә кормый калуын, үз проблемалары белән ялгызы гына калуын аңлаучылар да бар. Гаиләсе булганнар да, балалары булганнар да бар, алар шәһәргә киткән, тормыш мәшәкатьләре белән алар турында оныткан. Кайвакыт социаль хезмәткәргә аларны тынычландыру өчен сүзләр табуы да кыен була.
– Әлбәттә, һәр кешенең характеры төрле, һәрберсенә тиешле мөнәсәбәт булдырырга кирәк. Шаяртып әйтүдән кемдер көләргә, ә кемдер үпкәләргә мөмкин. Ничә кеше булса, шулкадәр характер, – диде Әнисә Шәрипова.
– Кайбер өлкән яшьтәге кешеләрнең балалары исән-сау. Алар һәр көнне ата-аналары янында аларны кайгыртып яшәрләр иде дә бит. Аларның да үз тормышлары, эшләре бар, яисә үзләренең балаларын, оныкларын тәрбиялисе бар. Алар һәр көнне картларга чылтыратып, хәлләрен белешеп торалар, – дип сүзен дәвам итте Әнисә Хатиповна.
Саимә һәм Малик Шәриповлар гаиләсе аңа бик рәхмәтле. Малик абый гомере буе җаваплы эшләрдә эшләгән. Хезмәт юлын комсомол секретаре буларак башлаган, аннан соң партком секретаре буларак дәвам иткән, районның берничә колхозын җитәкләгән, районны газлаштыру эшенә күп көч куйган, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз