news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә "Скорлупино" фестивалендә гадәти булмаган уеннар үткәреләчәк

"Скорлупино" Россиянең иң яхшы гастрономик фестивальләре бишлегенә керде.

Питрәчтә "Скорлупино" фестивалендә гадәти булмаган уеннар үткәреләчәк
pestrecy-rt.ru/

(Питрәч, 11 июль, "Татар-информ", "Алга", Екатерина Зайцева). 20 июльдә Питрәч авылында Наратлыкта "Скорлупино" Бөтенроссия фестивале узачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Фестиваль тамашачыларын гаҗәпләндерүне дәвам итә. Фестиваль программасын "Рубин" матчларының даими алып баручысы, җанатары булган Дмитрий Колесник һәм "Мин-игелекле зат" проекты җитәкчесе Гөлфия Мотыйгуллина тәкъдим итәчәк. Аның Халыкара һәм Бөтенроссия чараларын оештыру буенча зур тәҗрибәсе бар.

Фестивальдә беренче тапкыр "Чебешләр уены" ярышлары булачак, анда фестивальнең иң кечкенә катнашучылары ярышачак, таба белән йөгерүләр, әтәчләр сугышы, йомырка узышлары, һәм шулай ук мастер-класслар, дегустация мәйданчыклары, махсус конкурслар, аттракционнар. 

Казан рестораннары шефлары тарафыннан йомыркадан һәм кош итеннән ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар, биюче пешекчеләр шоуы, шулай ук "Титаннар көрәше" — VIP кунаклар тарафыннан иң тәмле йомырка тәбәсе пешерү, йомыркалы туңдырма шоуы, йомыркалы коктейль дегустациясе һәм башкалар булачак.

Быел программага яшьләргә үзмәшгульлек мәсьәләләре турында мәгълүмат бирү, дискуссия мәйданчыгы һәм "Workshop" мәйданчыгы кысаларында, Смоленск өлкәсе кошчылары белән тәҗрибә уртаклашу, шулай ук "WorldSkills" стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын популярлаштыру блогы кертелде. Фестиваль сюрпризларга һәм яңа рекордларга бай булачак. Керү бушлай.

"Скорлупино" фестивале бик күп бүләкләргә ия, мәсәлән, 2017 елда ул вакыйгалар туризмы өлкәсендә "Russian Event Awards" милли премия иясе, "Диво России" Бөтенроссия конкурсы призеры, "2018 елның милли вакыйгасы", "Taste Experience" Халыкара конкурсы статусына ия. Гадәти булмаган вакыйга буларак "Скорлупино" фестивале Миландагы "BIT" иң зур Европа туристлык күргәзмәсендә Россия потенциалын тәкъдим итте. Ә күптән түгел фестиваль Россиянең иң яхшы гастрономик фестивальләре бишлегенә керде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100