news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә “Скорлупино” бәйрәменә билет белән кертәчәкләр

Фестиваль бушлай кала, әмма аның буенча бәйрәмдә катнашучыларны исәпләү бик уңайлы, моннан тыш кунаклар бу билетлар буенча лотереяда катнаша ала.

(Питрәч, 1 июль, “Татар-информ”, “Алга”, Ольга Шипшова). Питрәчтә 21 июльдә өченче тапкыр “Скорлупино” фестивале үтәчәк, ул инде безнең районнан читтә дә билгеле. Фестиваль командасы Бөтенроссия конкурсларында үзен күрсәтергә өлгерде инде. Ул “Russian Event Awards” вакыйгалы туризм өлкәсендә милли премия гран-приен яулады, “Диво России” Бөтенроссия конкурсында призер булды, “2018 елның милли вакыйгасы” статусын алды һәм башкалар. Безнең фестиваль бөтен Россия фестиваленә әверелде, узган елда анда Россиянең 32 шәһәреннән килделәр. Быел да фестиваль сюрпризлар әзерли, дип яза җирле басма.

– “Скорлупино” фестивале чыннан да безнең район өчен зур мәгънәгә ия. Бу мөһим бренд чарасы, ул россия күләмендә район имиджын формалаштыра, территорияне инвестицион яктан җәлеп итә, җитди партнерлар игътибарын безнең районга юнәлтә, халыкның эшмәкәрлек эшчәнлеген активлаштыра, кече ватаныбызга карата горурлык хисләре тудыра. Безнең район өчен әлеге чараның мөһимлеген бәяләп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та безне хуплады. Ул бу өч елда фестивальгә һәм безнең Питрәч яшьләре инициативаларына зур ярдәм күрсәтә, – диде район башлыгы Илһам Кашапов.

- Быел төп бурычларның берсе – туристлар белән эшләү тәҗрибәсен өйрәнү, – дип исәпли оештыручылар. Кунаклар безнең бәйрәмгә тагын килсеннәр һәм үзләре белән дусларын, якыннарын да алып килсеннәр өчен бөтен көчне куярга кирәк. Бу бәйрәмне оештыручылар өчен генә зур эш түгел, кунакчыл атмосфера тудыруда безнең һәммәбез дә катнаша.

– Фестивальне оештыручылар командасы даими рәвештә төрле туристик форумнарда белемнәрен арттыра, иң яхшы Россия вакыйгалы чараларда тәҗрибә туплый, шуңа да фестиваль 2018 елда тагын да матуррак, зуррак булачак дип ышанып әйтергә була. Безнең бәйрәм җирле бәйрәм генә түгел, фестиваль ике ел эчендә күп кенә районнарны колачлый. Татарстанның яңа уңышлы вакыйгасы барлыкка килде: “SunnyФест” креатив чаналар фестивале (Мамадыш), “Сенофест” арткультура һәм көнкүреш фестивале (Зәй), “Пчелино” бал фестивале (Әгерҗе) һәм башкалар. Узган елда безнең җиңүләр вакыйгалы туризм буенча өлкәләрдә регионнар рейтингына җитди тәэсир итте, – диде проект авторы Наилә Таҗиева.

– Район халкының бәйрәмгә әзерләнүгә һәм үткәрүгә актив кушылулары куандыра: кызыклы эшләнмәләр әзерлиләр, бәйрәмне хуплап роликлар яздыралар, гадәти булмаган конкурслар һәм бизәү үрнәкләре тәкъдим итәләр, – диде ул.

Фестивальдә гадәти булмаган селфи яратучылар өчен матур фото-зона оештыру планлаштырыла, музыка булачак, конкурслар күп оештырыла, анда һәркем фестиваль валютасы эшләп ала алачак, ә аннары аны бүләкләргә, сувенирларга, дегустациягә алыштыра ала, яңа зур гастрономик рекорд көтелә – проект партнерлары – Татарстан Республикасы кулинарлар ассоциациясеннән экзотик җиләк-җимеш соусы белән пекинча тавык һәм авторлык мастер-класслары, алар быел ашый торган йомырка кабыклары эшләячәкләр. Хәзер актив рәвештә Россия регионнарыннан мастерлар һәм һөнәрчеләрне теркәү бара, оештыручылар үзләре дә фестивальнең һәм Питрәч районының яңа фирменный сувенир продукциясен әзерли – шулай булгач безнең кунакларга Скорлупинодан истәлеккә алырлык нәрсәләр булачак. Һәм, әлбәттә инде, фестивальнең тагын бер яңалыгы – бу билетлар буенча керү.

Фестиваль бушлай кала, әмма аның буенча бәйрәмдә катнашучыларны исәпләү бик уңайлы, моннан тыш кунаклар бу билетлар буенча лотереяда катнаша һәм безнең партнерлардан яхшы гына призлар ала алачак. Билетны мөстәкыйль рәвештә һәркем фестивальнең Скорлупино.РФ сайтына кереп һәм бәйрәмдә алырга мөмкин, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100