news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә "Скорлупино" Бөтенроссия фестиваленә әзерлек тәмамлана

Скорлупино.рф сайтында инде җиде меңнән артык кеше теркәлгән һәм фестивальдә катнашу өчен бушлай билетлар алган.

 (Казан, 18 июль, “Татар-информ”, "Алга"). Питрәчтә "Скорлупино" Бөтенроссия фестиваленә әзерлек тәмамлана. “Скорлупино” утарында волонтерлар инде кунакларны кабул итәргә әзерләнә, дип яза җирле басма.

Малайлар өстәл-урындыкларны юа, ә кызлар фестивальнең төп сувенирлары – йомыркаларны бизи, чәчәкләрдән үзенчәлекле тәкыялар үрә һәм, әлбәттә инде, монда да йомыркалардан ясалган махсус материаллар кулланалар, фестивальнең кунаклары бәйрәмнең иң якты мизгелләрен истә калдырсыннар өчен гадәти булмаган фотозоналар әзерлиләр. Питрәчнең “Шатлык” социаль приютында тәрбияләнүчеләр исә йомыркаларны сары чебиләр рәвешендә бизәгәннәр.

- Бездә йөз волонтер эшли һәм алар барысы да беренче фестивальдән бирле безнең белән бергә, хәзер алар дусларын да бирегә чакырдылар, - ди фестивальнең директоры Наилә Таҗиева.

Скорлупино.рф сайтында инде җиде меңнән артык кеше теркәлгән һәм фестивальдә катнашу өчен бушлай билетлар алган. Безнең районга кунаклар бөтен Россиядән киләчәк. Фестивальнең үзенчәлеге булып Россиядәге иң зур мангалларда (шулай ук аларны да гастрономик бәйрәм өчен махсус әзерләгәннәр) ”Пекинча тавык” әзерләү саналачак. Район башлыгы Илһам Кашапов үзе әлеге үзенчәлекле ризыкны пешерергә һәм татып карарга карар итте.

- Кунакларга тәкъдим иткәнче, һичшиксез, ризыкның ни дәрәҗәдә тәмле булуына башта үзеңә инанырга кирәк, - диде ул.

Ананас соусы белән мангалда пешкән тавык телне йотарлык булды.

- Бәйрәм сәхнәләштерелгән күренештән башланачак, ул патша Явыз Иван вакытыннан ук башлап, туган ягыбызның тарихы турында сөйләячәк. Кунакларны “Ак тавык шоуы” дип исемләнгән карнавал, күпләгән уеннар, конкурслар, дегустация мәйданчыклары көтә. Балалар өчен “Ско-ко-парк” эшләячәк, анда нәрсәләр буласын без әлегә сер итеп тотабыз. Элвин Грей һәм Никита Пресняков кебек танылган артистлар чыгыш ясаячак, - диде фестивальнең директоры Наилә Таҗиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100