news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә сезон буе чәчәкләр сатуны оештырырга планлаштыралар

Берничә ел элек Павел Владимиров гаиләсе белән үз эшен башлау өчен шәһәрдән авылга күчеп кайта һәм чәчәк үстерү белән шөгыльләнә башлый.

(Питрәч районы, 12 апрель, “Татар-информ”, “Алга”, Елена Зарипова). Үз эшеңне ачу, аны үстерү күп көч һәм шактый чыгымнар таләп итә, шулай ук монда бөтен күңелеңне биреп эшләү дә бик мөһим. Шул чакта гына бизнес чәчәк атачак һәм үз нәтиҗәсен бирәчәк. Бу турыда Питрәч районы Иске Йорт авылында яшәүче Павел Владимиров күп сөйли ала, эшмәкәрнең теплицаларында инде йөзәрләгән чәчәк шаулап чәчәк атып утыра, дип яза район газетасы. 

Берничә ел элек Павел Владимиров гаиләсе белән үз эшен башлау өчен шәһәрдән авылга күчеп кайтырга уйлый. Ул чәчәк үстерү белән шөгыльләнә башлый. Хәзерге вакытта аның 20 сутый участогында йөздән артык төрдәге чәчәк үсентесе үсә.

– Кайчандыр без эшне иң гади һәм популяр чәчәкләр утыртудан башладык, аннары яңадан яңа сортлы чәчәкләр утырта башладык, бүген инде без иң таләпчән сатып алучыны да гаҗәпләндерерлек чәчәкләр үстерәбез, – диде Павел Владимиров. Петуния, нәүрүз, бәрхет чәчәкләре һәркемнең яраткан чәчәкләре. Моннан тыш, быел катмарлы канәфер, сурфиниянең гадәти булмаган төстәгеләрен утырттык, ул безнең республикада бик аз. Шулай ук бүлмә гөлләре белән дә шөгыльләнә башларга уйладык, без аларны ел әйләнәсе үстерергә телибез.

Теплицаны, үсемлекләрне карау белән аның бөтен гаиләсе шөгыльләнә. Аңа бу эштә хатыны, кызлары булыша, шулай ук күрше Күн авылыннан ялланган эшчеләре дә бар. Чөнки шуның кадәр эшне үзең генә башкару мөмкин түгел, ди эшмәкәр.

– Бу эш безгә бик ошый, һәр көнне шундый матурлык арасында эшләү бик рәхәт, шартлар да яхшы, хезмәт хакын да вакытында түлиләр, – диде Мәйсәрә Габделлатыйпова. – Чәчәбез, күчереп утыртабыз, сортларга бүләбез. Бу эш бик кызык, шундый яхшы мөнәсәбәт күрсәткәндә эшләве дә күңелле.

Теплицаларда инде күптәннән яз. Пленка астында җылыда төрледән-төрле чәчәк үсентеләре гөрләп үсеп утыра. Берничә атнадан монда барысы да шау чәчәккә күмеләчәк. Сап-сары, шәмәхә, кызыл, күп төстәге примулалар яшеллек арасында балкып күренеп тора. Вербена, канәфер чәчәкләре бөреләре ачылып килә. Сары бәрхет чәчәкләре дә шушы араларда чәчәккә күмеләчәк. Бик тиздән әлеге барлык матурлык безнең районның чәчәк түтәлләрен бизи башлаячак.

Владимировлар төрле шәһәр оешмаларына үзләре үстергән чәчәкләрне тәкъдим итәләр, алар Балык Бистәсе, Лаеш, Биектау районнары белән эшлиләр. Алар үстергән чәчәкләр Питрәчнең кайбер оешмалары яннарын да бизәп тора, алар мәктәп ишегалларын, “Шатлык” социаль приюты территориясен яшелләндерергә булышалар. Ә быел алар башка еллардагыдан да уздырырга уйлыйлар, алар район халкына бик күп төрледән-төрле төстәге чәчәкләр тәкъдим итәчәк. Бездә 12–14 меңгә якын төстәге чәчәкләр утыртачаклар.

Эшмәкәрләр мондый югары дәрәҗәдәге уңышка үз көчләре белән ирешкән, аларның берсенең дә әлеге юнәлеш буенча һөнәри белемнәре юк, алар ел саен практикада тәҗрибәләрен арттыра гына барган.

– Кулай бәядән югары сыйфатлы товар җитештерергә тырышабыз, – дип билгеләп үтте Павел Владимиров. - Шулай итеп кенә сатып алучылар ышанычын яулап була. Моның өчен булган һәр җирне нәтиҗәле файдаланырга тырышабыз. Чәчәкләргә су сибү өчен махсус җайланма урнаштырдык, температура режимын саклыйбыз, газ белән җылытабыз. Эшебезне киңәйтү теләге дә бар, чөнки сорау елдан-ел арта, бүлмә гөлләре үстерү хисабына киңәергә була – хәзер фикус, фуксия һәм төрле яраннар утырттык. Аларны сату өчен кибетләрдә бик теләп алалар.

Сүз уңаеннан, алар быел Питрәчтә сезон буе чәчәкләр сатуны оештырырга планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100