Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Питрәчтә семинарга килгән кунаклар өчен машина-трактор паркына экскурсия оештырдылар
Чәчүнең планы бар, сезон башланганын көтәләр.
(Казан, 23 март, "Татар-информ", "Алга"). "Ак барс" Холдинг компаниясе" АҖ авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре семинарына килгән республика кунакларына машина-трактор паркы буенча экскурсия үткәрделәр. Питрәчлеләр аларга үз техникаларын, үз кырларында үстерә торган төрле сорттагы һәм төрдәге авыл хуҗалыгы культураларын күрсәтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Шулай ук предприятие җитәкчеләре һәм директорлары терлекчелек комплексында да булды, алар мөгезле эре терлек асрау шартлары белән танышты. Практик өлештән соң җыелышта катнашучылар Яшьләр үзәгенең уңайлы, яңартылган залында 2019 елда язгы кыр эшләрен үткәрү планы буенча фикер алышты.
- Минемчә, семинарны үткәрү урыны итеп "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ очраклы гына сайланмады, монда чыннан да карарлык нәрсәләр бар, - диде "Ак Барс" Холдинг компаниясе" АҖ генераль директоры Иван Егоров. – Соңгы тапкыр биш ел элек монда килгән директорлар кыска вакыт эчендә күп нәрсәләрнең үзгәрүен үз күзләре белән күрде.
Ул вакытта территория бик зур, әмма ахырга кадәр төзелеп бетмәгән иде, бүгенге көндә шактый эш башкарылган. Питрәч районында акбарс агросәнәгать комплексы яңара һәм камилләшә генә бара.
Чыннан да, соңгы елларда җирле предприятиедә өстәмә складлар, комбайннар ремонтлау буенча депо төзелгән, мастерскойлар ремонтланган, терлекчелек комплексы реконструкцияләнгән.
Хисап киңәшмәсендә директорлар һәм белгечләр үз предприятиеләренең чәчү эшләренә әзер булуы турында сөйләде. Холдингта барлыгы 14 оешма исәпләнә.
Агымдагы елда оешманың чәчүлек мәйданы 18418 гектар тәшкил итә. Бөртеклеләр 10125 гектар тәшкил итәчәк, шуларның 4130 гектарын уҗым культуралары биләп торачак, 5995 гектарда сабан культуралары чәчеләчәк. 4284 гектарда азык культуралары булачак, 4009 гектарда – техник культуралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз