news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчтә сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан янгында әнисе һәм улы һәлак булган

Ут белән көрәшүчеләр аларга кунакка килгән ир-атны коткарып калган.

Питрәчтә сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан янгында әнисе һәм улы һәлак булган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Питрәчтә сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан янгында әнисе белән улы һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр

«Кичә кич 112 бердәм номерына Космонавтлар урамындагы шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Янгын сүндерүчеләрне каршы алган кешеләр өйдә хуҗалар булырга мөмкин икәнлеген әйткән», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

126нчы янгын-коткару часте хезмәткәрләре өйне тикшергән вакытта аңсыз хәлдәге 71 яшьлек ир-атка юлыккан. Аны урамга алып чыгып, табибларга тапшырганнар.

Тәрәзә аркылы йокы бүлмәсенә кергәч, янгын сүндерүчеләр биредә 69 яшьлек хуҗабикәнең мәетенә тап булган. 48 яшьлек улының мәетен карават астыннан табып алганнар.

Янгынны 40 минут эчендә сүндергәннәр. Нәтиҗәдә, йокы бүлмәсе, зал һәм аш бүлмәсендәге түшәмнәр өлешчә янган. Коткарылган ир-атны хастаханәгә озатканнар.

Соңрак ачыкланганча, мәрхүм ир-атның хатыны иртән эшкә киткән. Көндез телефоннан аңа шалтыраткан һәм тавышыннан исерек икәнлеген аңлаган – моннан бер көн элек аларның күршесе пенсия алып, кунакка килгән булган. Аларның барысы да өйдә тәмәке тарткан. Янгын нәкъ менә шул сәбәпле чыккан дип фаразлана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot