Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчтә республиканың әйдәп баручы финансистлары һәм икътисадчылары җыелды
Хезмәт хакы артачак, социаль программалар эшләячәк
(Питрәч, 21 октябрь, “Татар-информ”, “Алга”, Елена Хоменко). Питрәчтә республиканың әйдәп баручы финансистлары һәм икътисадчылары 16 муниципаль берәмлек вәкилләренә киләсе өч елда Татарстан шәһәр округлары һәм район хакимиятләре җитәкчелегенә нәрсәгә әзерләнергә кирәклеге турында сөйләделәр. Район мәдәният йортында Татарстан Республикасының 2018-2020 елларга бюджет проекты һәм зона киңәшмәсе форматында республика үсеше фаразының социаль-икътисади күрсәткечләре турында фикер алыштылар, дип яза район газетасы.
ТР икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов 2021 елга кадәр республиканың социаль-икътисади үсешен фаразлау доклады белән чыгыш ясады. Ул Татарстанда хәзерге һәм фаразланган социаль-икътисади хәлнең, Россияне, тулаем алганда, позитив үсеш тенденцияләре белән аерылып торуын ассызыклады. Фараз нигезендә, 2017 елда сәнәгать җитештерү күләме 2 триллион 148 миллиард сум тәшкил итәчәк, сәнәгать җитештерү индексы 102,4% дәрәҗәсендә фаразлана. 2017 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме 278,9 миллиард сум белән бәяләнә, үсеш – 105,1%.
Республиканың социаль-икътисади үсешен фаразлау нефтьнең уртача еллык бәясе баррельгә 40,8-42,4 доллар дәрәҗәсендә булачак дип фаразлана (2018-2020 елларда). 2018 елда доллар курсы 69,8дән алып, 2020 елда 72,7 сумга кадәр үсәчәк дип көтелә.
Икътисади хәлне тулаем бәяләгәндә, 2017 елда тулай төбәк продукты 2 триллион 72 миллиард сум, үсеш 102,8% дәрәҗәсендә, 2018-2021 елларда - 103%-103,8% тирәсендә булыр дип фаразлана.
ТР финанс министры Радик Гайзатуллин халыктан салым җыюның республика һәм Россия Федерациясе керемнәрендә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Ул татарстанлыларга бу турыда инде мәгълүмат таратылуын һәм салым, җирле үзидарә органнарының ничек эшләве илебезнең гомум иминлегенә бәйле булуын искә төшерде. Шулай ук 2018 елда барлык бюджетлар да бөтен дәрәҗәдә дефицитсыз булыр дип планлаштырылганын, әмма федераль бюджеттан субсидияләү кайбер статьялар буенча кимиячәген, шуңа күрә чыгымнарны җентекләп контрольдә тотарга кирәк икәнлеген билгеләп үтте. Моннан тыш, киләсе елның гыйнвар аеннан Россиядә минималь хезмәт хакын 7800дән 9489 сумга арттыру планлаштырыла, бу бюджетка карата йөкләмәне шулай ук арттырачак. Ул җыелганнарны 2018 елда Татарстанда хәзерге вакытта гамәлдә булган республика программаларының, шул исәптән, үзара салым средстволарын финанслаштыру сакланачак дип ышандырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз