news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә район советы утырышы булып узды

Бу юлы Питрәч районы депутатлары көн тәртибенә кертелгән биш мәсьәләне карады.

(Питрәч, 29 апрель, “Татар-информ”, “Алга”, Елена Зарипова) Питрәчтә Район советы утырышы булып узды. Бу юлы Питрәч районы депутатлары көн тәртибенә кертелгән биш мәсьәләне карады. Район башлыгы Эдуард Дияров рәислегендә үткән утырышта җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Иршат Минкин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова катнашты, дип яза район газетасы.

Район финанс-бюджет палатасы рәисе Геннадий Товкалев узган елда бюджет үтәлеше турында хисап бирде. Узган елда бюджет кеременең шактый өлешен, гадәттәгечә, салымнар тәшкил итә. Әлеге керемнәр күләмен шулай ук салым түләүчеләрнең бурычларын түләү хисабына арттыруга ирешелде. Геннадий Товкалев сүзләренә караганда, бу юнәлештә эш даими алып барыла. Чыгымнарга килгәндә, аларның күп өлеше бюджет өлкәсенә – мәгариф, мәдәният, торак-коммуналь хуҗалык тармагына туры килә.

Район керемнәре темасын дәвам итеп, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Энвер Арпатлы хуҗалык итүнең кече формалары үсеше турындагы доклады белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, безнең район Казан эшмәкәрләрен җәлеп итүен дәвам итә, питрәчлеләр кече бизнеска актив кушыла. Әмма районда сыерлар баш саны кимүгә борчылуын белдерде. Шулай ук авыл хуҗалыгы секторы потенциалының барысы да эшкә җәлеп ителмәгән. Ул әлеге өлкәдә эш башлаучы эшмәкәрләрне хуплау чаралары турында да сөйләде. Эш башлаучы фермерларга һәр төрле ярдәм, шул исәптән район бюджетыннан ярдәм чаралары турында Эдуард Дияров та әйтеп узды:

– Кеше мини-фермалар төзелешенә чыгымнарны кайтару программасыннан файдаланырга ашыкмый, чөнки баш санын арттырырга кирәк. Әмма шуны әйтәсем килә, республика бер башка өстәмә матди ярдәм бүлеп бирә, район бюджетыннан без дә өстәмә ярдәм бирергә әзер, – дип билгеләп үтте ул.

Чыгыш ясаучылар социаль темаларга да тукталып үтте. Питрәч районы буенча кеше хокуклары буенча вәкаләтленең иҗтимагый ярдәмчесе Эльгиза Фәйзуллина 2016 елда районда һәм республикада гражданнар хокукларын яклауның үтәлү-үтәлмәве турында сөйләде.

– 2016 елда миңа 77 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның күбесе торак, социаль тәэминат, РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт, матди ярдәм күрсәтү мәсьәләләре. 24 мәсьәлә уңай хәл ителде, мөрәҗәгатьләр буенча консультацияләр үткәрдек, – диде Эльгиза Фәйзуллина.

Шулай ук ул инвалидлар проблемаларына игътибарны җәлеп итте. Бу аларның җитәрлек күләмдә техник реабилитация средстволары белән тәэмин ителмәве, көнкүреш мәсьәләләре, автомобильләр парковкасы. Районда шоферлар инвалидлар туктарга тиешле урыннарга машиналарын куеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозалар. Питрәчнең инвалид кешеләре яшәгән йортлар янында парковка өчен махсус урыннар булдыру турында да аерым сөйләшү булды. Эдуард Дияров әлеге мәсьәләне якын арада хәл итәргә кирәклеген ассызыклады:

Иҗтимагый ярдәмче докладында питрәчлеләр тормышының башка өлкәләрендәге мәсьәләләр дә күтәрелде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева үз чыгышында балалар җәйге ялы һәм каникул вакытларында аларны эшкә урнаштыру темасын яктыртты. Ул район эшмәкәрләрен аларны эшкә урнаштыруда теләктәшлек белдерергә чакырды, диелә район хәбәрендә.

– Кызганыч, узган ел бездә җәйге чорда бары тик 98 бала гына эшкә урнашты, быел 230 баланы эшкә урнаштыру планлаштырыла, – дип аңлатты Зимфира Мөхәммәтгәрәева. – Бу балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар профилактикасының мөһим өлеше, шуңа күрә балаларга бу мәсьәләдә ярдәм итәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100