Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчтә проблемаларның хәл ителүен халык контрольдә тота
Питрәч районы буенча агымдагы елның биш аенда “Халык контроле” порталына 45 заявка килгән.
(Питрәч районы, 14 июнь, “Татар-информ”, “Алга”, Ольга Шипшова). Проблемаларның хәл ителүен Питрәчтә халык контрольдә тота. Республиканың дәүләт хезмәтләре сайтында “Халык контроле” дигән махсус бүлек 2012 елда барлыкка килде. Монда һәр теләгән кеше үзләрен борчыган проблема турында шикаятьләрен, тәкъдимнәре турында сөйли һәм язып калдыра ала. Барлык мөрәҗәгатьләр эшкәртелә, районнарга җибәрелә, аннан соң профиль ведомстволарга. Алар әлеге мәсьәләләрне өйрәнергә, аны хәл итәргә яки җавап бирергә тиеш була. Чиновниклар кабинетлары буенча йөрмичә дә, күп кенә иҗтимагый проблемаларны менә шулай хәл итүгә ирешеп була.
Гаризалар анализы күрсәткәнчә, халыкны күбрәк юллар, ишегаллары торышы, территорияләрне төзекләндерү һәм торак-коммуналь хезмәтләр сыйфаты борчый. Шулай ук сайтта халык санкцияләнмәгән чүплекләр, сыйфатсыз элемтә проблемасына зур игътибар итә. Әлеге мөрәҗәгатьләр бик төгәл һәм аларны картада ачык күрергә була, аларның һәрберсе теге яки бу урынга беркетелгән, фотографияләр рәвешендә ачык иллюстрацияләр бар. Картада барлык шикаятьләр махсус тамга белән күрсәтелә. Кызгылт сары символлар проблеманы аңлата, яшелләре аның хәл ителгән булуын күрсәтә.
Хәзер Күн авылындагы “Наратлык” балалар бакчасы территориясендә җиһазландырылган яхшы мәйданчык бар. Бу халык контроле ярдәмендә мөмкин булды. Ата-аналар порталга балаларына уйнар урын булмавы турында язган, шуннан соң тиешле җайланмалар сатып алына һәм күптән түгел генә монда яңа таганнар урнаштырыла, комлык һәм таучыклар барлыкка килә.
Көек авылында яшәүче бер кешенең мөрәҗәгате буенча проблеманы хәл итү озакка сузылды. Ул порталда 2012 елда ук инде Дача урамындагы юлга ремонт турында гариза калдырган. Финанс средстволары булмаганлыктан әлеге мәсьәләне хәл итү кичектерелеп торды.
– Бу җәйдә “Муниципаль юл фонды” программасы буенча әлеге юл ремонтланачак, – диде район финанс-бюджет палатасы рәисе Геннадий Товкалев. Ул шулай ук безнең район буенча “Халык контроле”нә куратор булып тора.
Кышын күп кенә питрәчлеләр порталда теге яки бу урамнарны кардан чистарту турындагы үтенечләрен калдырды. Андый мөрәҗәгатьләр оператив рәвештә уңай хәл ителде. Ә язын безнең якташлар санкцияләнмәгән чүплекләргә зур игътибар бирә башлады.
– Кайбер урыннарда махсус хезмәтләрне җәлеп итү, ә кайвакыт авыл җирлекләрендә өмәләр оештыру нәтиҗәсендә бездә бу мәсьәләләр тиз хәл ителде, – дип билгеләп үтте Геннадий Петрович.
Җавап биргәнче белгечләр проблеманы җентекләп өйрәнә. Кайвакыт гамәлдәге закон кысаларында гына мәсьәләне уңай хәл итү мөмкин түгел яки ул бөтенләй куркыныч тудырырга мөмкин. Мәсәлән, Иске Шигали авылында яшәүченең балалар мәйданчыгы урнаштыру үтенече белән мөрәҗәгате ике тапкыр кире кагылды. Эш шунда, белгечләр мәйданчык өчен бик уңайсыз урын сайланылганын ачыкладылар, ул юлга бик якын урнашкан, ә бу балалар тормышына куркыныч. “Светлый” торак комплексында яшәүче ике парковканы тоташтырып, үз йортыннан төп юлга чыгу юлын кыскартырга теләгән. Әмма анда юл салырга ярамый – яшел зона.
Питрәчтә яшәүчеләр порталга шулай ук сукбай этләр мәсьәләсе уңаеннан да ике тапкыр мөрәҗәгать иткән. Проблеманы хәл итү өчен Казанның бер оешмасы белән килешү төзелде, алар монда килеп сукбай этләрне тоттылар.
– Бер генә гариза да игътибарсыз калмый. 10 көн эчендә әлеге конкрет мәсьәлә буенча нәрсә эшләп булуы хәл ителә, – диде Геннадий Товкалев.
Питрәч районы буенча агымдагы елның биш аенда “Халык контроле” порталына 45 заявка килгән. Шуларның 30ы уңай хәл ителгән, ике кешенең мөрәҗәгате нигезле рәвештә кире кагылды. 13 мөрәҗәгать шулай ук тикшерелде, алар якын киләчәктә уңай хәл ителер дип көтелә, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз