Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчтә әниләр арасында узган волейбол ярышлары җиңүчеләре ачыкланды
Ярыш нәтиҗәләре буенча, икенче мәктәпнең Әниләр советы җиңүче дип табылды.
(Казан, 16 март, "Татар-информ", "Алга"). Районның берничә мәктәбеннән укучыларның әниләре арасында волейбол ярышлары узды. Анда өч команда катнашты, җыелган очколар нәтиҗәсендә, җиңүче билгеләнде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
- Алар инде күптәннән балалары кебек спортзалга йөрмәсәләр дә, туп белән ничек идарә итәргә кирәклеген беләләр, уен кагыйдәләрен яхшы хәтерлиләр, һәр хәрәкәтне анализлыйлар, күп кенә хәйләле алымнар кулланалар, - ди район үзәге икенче мәктәбенең физкультура укытучысы Рөстәм Кабилҗанов. – Ярышларда катнашырга теләүчеләр күп булды. Башта биш команда уйнады, ә финалга район үзәгенең икенче мәктәбеннән, Ленино-Кокушкино һәм Кощак мәктәпләреннән әниләр чыкты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, икенче мәктәпнең Әниләр советы җиңүче дип табылды, икенче урынны Кощак командасы алды, ә Ленино-Кокушкино командасы өченче булды.
Шундый ук спорт ярышлары Әтиләр советы арасында да үткәрелде, анда финалда Колай әтиләре – беренче, беренче мәктәп – икенче, ә ленинококушкинолылар өченче урынны алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз