news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтән Юсуповлар гореф-гадәт һәм йолаларны үтәп, Яңа ел, Ураза, Пасханы билгеләп үтәләр

Мәсәлән, бу көннәрдә Юсуповлар Сабантуйга әзерләнә.

(Питрәч, 24 июнь, “Татар информ”, “Алга”, Гөлшат Куделькина). Питрәчтән Юсуповлар интернациональ, спортны яратучы һәм бик тату гаилә. Алар гореф-гадәт һәм йолаларны үтәп, Яңа ел, Ураза, Пасха һәм башка бәйрәмнәрне зурлап билгеләп үтәләр, дип яза район газетасы.

Юсуповларның иртәсе һәр көнне физзарядка ясаудан башлана. Аннан беркем дә – олысы да, кечесе дә баш тартмый. Өч яшьлек Алананы гына иркәлиләр. Ә калганнар әтиләре Рамил артыннан барлык күнегүләрне дә төгәл үти. Башта җиңел булмады, хәзер ияләндек инде, аннан көне буе җитәрлек дәрт, күңел күтәренкелеге аласың, диләр бит. Гаиләдәгеләрнең барысы да диярлек спортчылар. Әтиләре – милли көрәш буенча спорт мастеры, әниләре Таня – армреслинг буенча спорт мастерлыгына кандидат, олы кызлары Амелия дүрт яшьтән бию белән шөгыльләнә, ә Арслан – хоккей белән. Ул командада иң яхшы һөҗүм итүче булып тора. Моны аның спорттагы бүләкләре раслый: турнирларда җиңгән өчен медальләр һәм статуэткалар. Амелиянең бүләкләре бихисап. Ул уку алдынгысы, кызлар әйтүенчә, ул бишлегә генә укырга күнеккән. Шулай ук югары үрләргә омтыла, мәсәлән ул инглиз теле буенча Россиядә беренче урын алган. Алана да олыраклардан калышырга теләми. Ул өч яшьтә генә булса да алфавитның барлык хәрефләрен белә, планшеттан мөстәкыйль рәвештә инглиз телен өйрәнә, барлык төсләрне аера, хәтта аларны инглиз телендә әйтеп бирә ала. Әлбәттә инде, әлеге барлык уңышлар балаларның үз тырышлыклары нәтиҗәсе, шулай да, беренче чиратта, бу ата-ана тәрбиясе.

– Бездә эш бүлешү дигән нәрсә юк, кем беренче өйгә кайта, ул шунда ук эшкә керешә. Кызым да, ирем дә савыт-саба юарга мөмкин, һәм һәр эштә шулай. Балалар тәрбияләү өчен бик күп көч һәм куәт кирәк. Шулай да безнең өчен иң мөһиме матди байлык түгел, ә рухи байлык. Иң мөһиме - гаиләдә һәркемгә җитәрлек ярату булырга тиеш.

Юсуповлар бер-берсенең гореф-гадәтләрен һәм йолаларын хөрмәт итеп, алар буенча яшәргә тырышалар. Эш шунда Татьяна – православие динендәге, ә Рамил – ислам динендәге кеше. Алар фикеренчә диндә чикләр юк.

– Изге Рамазан аенда без уразаның барлык шартларын үтәргә тырышабыз, әлбәттә, балалар белән кыенрак. Элек будильник буенча тора идек, тиешенчә ашый идек. Хәзер күпкә катлаулырак.

– Ә Пасхада күкәй буйыйбыз, куличлар пешерәбез, – диде аның ире. – Әле тагын безнең гаиләнең үз традицияләре бар – 31 декабрьдә без Кыш бабай һәм Кар кызы костюмнары киеп балаларны яңа ел белән котлап йөрибез, шулай итеп без һәр җирдә яңа ел атмосферасы тудырабыз, балаларның теләкләрен тормышка ашырабыз. Без ул гадәтне Амелиягә өч яшь булганда кертеп җибәрдек. Прокатка Кыш бабай костюмы алып тордык, мин подъездга чыгып тиз генә Кыш бабай булып киенеп кереп бәйрәм белән котладым. Кызым шигырь сөйләде, җыр җырлады, шуның өчен бүләген дә алды, шуннан соң алар мине озатып калдылар.

– Әтисе кайткач, Амелия үзен Кыш бабай котлап китүе турында куанып сөйләде, – диде өстәп Таня.

Барысы да менә шуннан башланып китә. Беренче костюмнарны башта үзләре тегәләр, үз балаларын котлыйлар, аннан соң күршеләре чакыра башлый. Менә шулай тугыз ел ирле-хатынлы Юсуповлар кешеләрне яңа ел белән котлап йөриләр. Әле тагын алар балаларын балык тотарга алып барырга яраталар. Һәрберсенең үз кармагы бар, әти-әниләре суалчан әзерләп кенә өлгерсен.

Аларның башка шөгыльләре дә бар. Мәсәлән, бу көннәрдә Юсуповлар Сабантуйга әзерләнә. Әтиләре милли көрәштә катнашачак, әниләре – армреслингта. Ә балалар җанатар булачак.  Алар барысын да бергә эшли һәм алар һәрвакыт бергә, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100