news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә мини-футбол буенча район чемпионатында "Виктория" командасы җиңде

Башка уеннар алдагы нәтиҗәләргә китерде: "Легион" - "Олимп" - 0:5, "Аврора" - "Виктория" - 2:7, "Триумф" - "Титан" - 4:5, "Феникс" - "Аякс" - 2:3.

(Питрәч, 4 август, “Татар-информ”, "Алга"). Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район чемпионатының беренче әйләнеш уеннары ахырына якынлаша. Атна дәвамында 8 һәм 9 нчы тур уеннары узды, аның нәтиҗәләре буенча, лидер үз позицияләрен саклап калды, дип яза җирле басма. 

Сишәмбе көнне чемпионатның ике уены үтте һәм алар икесе дә бик киеренке узды. Беренчеләрдән булып, мәйданчыкка лидерлар рәтенә кергән "Аякс" һәм "Олимп" командалары чыкты. Уен "Олимп" уенчылары һөҗүменнән башланды, әмма ленинококушкинолылар аларга каршы һөҗүм ясадылар һәм үз мөмкинлекләреннән файдаландылар. Беренче таймнан соң, алар 4:0 исәбе белән җиңеп барды, ә нәтиҗәдәге исәп - "Аякс" файдасына 5:1.

Шул рәвешле, командалар урыннары белән алмаштылар, "Аякс" 21 очко җыеп икенче урынга чыкты, 19 очко җыйган "Олимп" исә өченче урынны алды. 18 очко җыйган "Арсенал" "Скиф" командасына 1:5 исәбендә оттырып, дүртенче урында калды. "Скиф" уенга лидер булып саналган "Виктория" командасын җиңү теләге белән чыкты. Бу көнне аларның туп кертүдән тыш, барысы да килеп чыкты, алар күп тапкыр һөҗүм иттеләр, ләкин туп һич тә "Виктория" капкасына кермәде. Ә лидер үз мөмкинлекләреннән файдаланды, өч туп кертеп һәм 27 очко җыеп, рәттән тугызынчы җиңүгә иреште.

Башка уеннар алдагы нәтиҗәләргә китерде: "Легион" - "Олимп" - 0:5, "Аврора" - "Виктория" - 2:7, "Триумф" - "Титан" - 4:5, "Феникс" - "Аякс" - 2:3.
Һөҗүмчеләр арасында элеккечә Артем Утяганов ("Виктория") - 17+9 (26 балл) алда. Аннан бер баллга гына Николай Парфенов ("Титан") калыша - 17+8, Алексей Ивановский ("Олимп") өченче урында, ул 18+6 баллга ия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100