Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчтә медицина советында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар һәм бурычлар билгеләделәр
Районның алдынгы медицина хезмәткәрләрен бүләкләделәр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 17 март, "Татар-информ", "Алга"). Республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләренең гомуми рейтингында Питрәч районы бүгенге көндә 3-4 нче урында тора. Питрәчтә узган медицина советында шул хакта фикер алыштылар. Бу турыда район газетасы сайтында хәбәр ителә.
Районда халыкның табигый артуы, эшкә сәләтле халыкның иң киң таралган сәбәпләрдән - кан әйләнеше системасы авыруларыннан, онкологик авырулардан үлүе, өйдә үлүчеләр санының түбән күрсәткечләре саклана. Питрәчлеләрнең уртача гомер озынлыгы да арткан.
Табиблар халыкны диспансерлаштыру планын үтәүгә ирешкәннәр, эшләүчеләрнең күбесе һөнәри сынап караулар үткән, кайбер предприятиеләргә белгечләр хезмәткәрләрне эштән аермыйча тикшерергә барганнар. Электрон хезмәт күрсәтүгә күчү һәм мәгълүмати технологияләр кертү өлешендә дә нәтиҗәле эшләгәннәр: узган елда пациентларның 85 проценты кабул итүгә электрон рәвештә язылган.
Болар барысы да – профессионаллар коллективының казанышлары. Хәзерге вакытта район үзәк хастаханәсендә кадрларга мохтаҗлык юк, ә менә ФАПлар һәм амбулаторияләр начаррак тупланган, яшь белгечләр авылга кайтырга ашыкмыйлар, ә берничә ел эшләгәч, башка вариантлар эзлиләр. Аларны җәлеп итү һәм авылда калдыру өчен өстәмә чаралар күрү зарур.
Районның медицина учреждениеләре хезмәткәрләре елдан-ел питрәчлеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге турында кайгырталар, моның өчен аларның һәрберсенә рәхмәт әйтәсе килә. Аларның күбесенең хезмәтен лаеклы бәяләделәр, югары бүләкләр белән билгеләп үттеләр.
"Сәламәтлек саклау отличнигы" күкрәк билгесе белән Шәле табиблык амбулаториясе мөдире - табиб-стоматолог-терапевт Азат Гыйльмановны һәм Ленино-Кокушкино табиблык амбулаториясенең гомуми практика табибы Гөлфия Хәбибрахманованы бүләкләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз