news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр иҗаты фестивале үтте

Фестивальнең максаты - ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларына юнәлтү.

(Питрәч, 14 декабрь, “Татар-информ”, “Алга”, Ольга Шәрипова). Питрәч районы мәдәният йортында чираттагы тапкыр традициягә әйләнгән “Без бергә!” мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр иҗаты фестивале үтте. Бу игътибарны язмыш тарафыннан сәламәтлекләренә зыян килгән һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларына юнәлтү өчен тагын бер яхшы мөмкинлек, дип яза район газетасы. 

Районда инвалидлар ункөнлеге көннәрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗат фестиваленә олылар да, балалар да чакырыла – сәнгатьнең теле һәркемгә дә аңлаешлы бит.

Ун яшьлек Дина Камалиева сәхнәдә чын артистларча чыгыш ясый.

– Безнең Диночка туганнан бирле җырлый, – диде елмаеп аның әнисе Кристина Камалиева. – Хәзер ул Ленино-Кокушкинода яшьләр үзәгендә музыка белән шөгыльләнә. Аңа бик ошый, ә без аңа ярдәм итәргә, аны хупларга тырышабыз, – диде кызның әнисе.

Шәле авылыннан Гөлназ Мөхәммәдиярова өчен бу чара гади концерт кына түгел. Ул мондый кичәләр аша, башка бик күп катнашучылар кебек үк, сәхнәдә тәҗрибә уртаклаша, дуслары белән аралаша, яңа танышлар таба.

– Мондый очрашулардан соң кәефләр күтәрелеп китә, яшәү көче арта, яңа номерлар әзерлисе, җырлар өйрәнәсе килә башлый, – диде ул безгә. Җырлаудан тыш ул кул эшләре белән шөгыльләнергә дә ярата.

Мәдәният йорты фойесында искиткеч декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсендә фестивальдә катнашучылар тарафыннан ясалган кул эшләнмәләре тәкъдим ителгән иде. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр иҗат өчен бернинди чикләнүләр дә булмаганлыгын раслады. Иң мөһиме - теләк һәм илһам.

Бу көнне тамашачылар һәр катнашучының чыгышын көчле алкышлар белән каршы алды, чөнки бүгенге артистлар өчен сәхнәдә чыгыш ясауның зур хезмәт булуын аңладылар. Тамашачылар Күн авылыннан Гөлҗиһан Айнуллинаның күтәренке рухына һәм максатка омтылышына гаҗәпләнделәр. Ул сәхнәдә татар халык биюен башкарганда, биеми калу мөмкин түгел иде.

Кызлар Настя Агафонова, Кристина Казенова һәм Йолдыз Хисамиева коррекцион мәктәптә "Свирелька" вокал ансамблендә шөгыльләнәләр. Һәм бүгенге номерга алар бик җитди әзерләнгәннәр, күп тапкыр репитиция ясаганнар.

- Номерны без укытучыбыз Галина Павлова белән әзерләдек. Бик күңелле һәм позитив җыр сайладык. Ул тамашачыларга күбрәк ошар дип уйлыйбыз, - ди Анастасия.

- Безнең балалар төрле конкурсларда, фестивальләрдә һәм концертларда чыгыш ясарга яраталар. Бик тиздән безнең мәктәп малайлары Эдуард Әлмиев һәм Олег Булыгин "Әкият" курчак театрында узачак "Без бергә" республика конкурсы финалында чыгыш ясаячаклар, - диде коррекцион мәктәп педагогы Гөлнара Шәйдуллина.

Фестиваль районда физик мөмкинлекләре чикләнгән бик күп иҗади һәм талантлы кешеләр барлыгын күрсәтте. Биредә күп тапкыр катнашучылар үз осталыкларын күрсәтә, елдан-ел яңа йолдызчыклар кабына, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100