news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитетның күчмә утырышы узды

Утырыш башланганчы парламент һәм күрше районнардан мәдәният бүлекләре вәкилләре Кощак, Карповка һәм Шәле авылларында мәдәният йортларында булды.

(Питрәч, 18 ноябрь, “Татар-информ”, “Алга”, Ольга Шәрипова).  Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитетының Питрәч районында күчмә утырышын үткәрде. Утырыш башланганчы парламент һәм күрше районнардан мәдәният бүлекләре вәкилләре Кощак, Карповка һәм Шәле авылларында мәдәният йортларында булды, дип яза район газетасы.

Кощак авылында бик актив һәм иҗади кешеләр яши, шуңа күрә җирле мәдәният йортына йөрүчеләр күп. 1950 елда төзелгән бинада (аңа 2006 елда ремонт ясалган) 18 клуб формированиесе, театр студиясе һәм китапханә эшли. Күп кенә халыкара ярышларда җиңгән “Гретта” популяр хореография коллективына шөгыльләнү һәм репетицияләр өчен бүген монда урын җитми. Монда бит хәтта өч яшьлек балалар да йөри. Киләсе елда монда капиталь ремонт көтелә.

– Без матур, заманча күренергә телибез, – диде авыл мәдәният йорты директоры Людмила Александрова.

Ә Карповка авылындагы 2016 елда республика программасы буенча төзелгән мәдәният йорты кечкенә авылда бердәнбер социаль учреждение һәм барлык яшьтәге кешеләрне тартып торучы үзәк булып тора.

Быел Шәле мәдәният йорты бөтен республика буенча иң яхшы авыл клубы дип танылган. Безнең районда монда гына заманча тавыш аппаратурасы бар, ул залда микрофонны һәм тавышны автомат көйли. Ә конкурста җиңгән акчаларны алар төсле партитура бизәүгә юнәлдерергә планлаштыралар. Монда шулай ук кунакларны китапның бай фонды һәм җирле гореф-гадәт һәм йолаларны саклау буенча эш барышы куандырды.

Экскурсиядән һәм районның мәдәни тормышы белән җентекләп танышканнан соң, комитет рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев үз тәэсирләре белән уртаклашты һәм хәтта Тукай әйткән сүзләрне шик-шөбһәгә салды. Заманында күренекле шагыйрь үзенең “Казан вә Казан арты” шигырендә Казанны шәм белән чагыштырган, шәһәр бөтен округны яктырта, ләкин якын-тирәдәге почмаклар караңгыда калалар, дип язган ул, янәсе, шәмдәл астында һәрвакыт караңгы:
И Казан шәһре, торасың тауда зур шәмдәл кеби,
Мәсҗедең, чиркәүләрең, һәр часларың шәмнәр кеби.
Бер борыл да, и Казан, син бу Казан артын кара:
Нур чәчәсең бар өязгә, үз өязең кап-кара.

- Бүген Габдулла Тукай алай язмас иде. Без бүген шәһәргә иң якын урнашкан районның тулы, бай һәм эчтәлекле мәдәни тормыш белән яшәвенә инандык, - диде Разил Исмәгыйлович.

- Районда 61 мәдәният учреждениесе эшли. Бу 26 авыл мәдәният йорты, 24 китапханә, туган якны өйрәнү музее, П.М.Гаврилов исемендәге музей, балалар сәнгать мәктәбе һәм быел федераль грант откан кино күрсәтү бүлеге. Моның ярдәмендә, тиздән бездә яңа кинозал ачылачак, анда инде 3D форматындагы фильмнар карарга мөмкин булачак. Моннан тыш, мәдәният бүлеге һәм аның хезмәткәрләре проектлары еш кына төрле конкурсларда җиңәләр һәм грантлар оталар, - дип сөйләде район мәдәният бүлеге башлыгы Айгөл Хикмәтуллина.

Мәдәният учреждениеләре челтәре үсеше турындагы доклад белән ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин чыгыш ясады. Тема буенча фикер алышуда ТР Дәүләт советы рәисе Римма Ратникова, депутатлар Рауфаль Мөхәммәтҗанов, Александр Славутский, Артем Прокофьев, Илшат Әминов һәм башкалар катнашты.

- Авыл безгә туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калырга ярдәм итте. Хәзер авылга ярдәм итәр вакыт җитте, - дип билгеләп үтте Разил Вәлиев утырыш ахырында.

Авылда мәдәниятне үстерү – яшьләр эше, әмма институтны тәмамлаганнан соң, алар авыл клубларына ашыкмыйлар. Кызганыч, әлеге тармакта лаеклы хезмәт хакы әлегә юк. Хәер, закон буенча, яшь белгечләргә пособиеләр каралган. Комитет утырышында әлеге мәсьәләне республика хөкүмәте дәрәҗәсендә күтәреп чыгарга дигән карарга килделәр, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100