news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә мәгариф хезмәткәрләре конференциясе Сәрия Сабурская катнашында узды

Мәктәп укучылары нинди проектлар өстендә эшләүләре һәм аларны тормышка ашыру мөмкинлекләре турында сөйләде.

Питрәчтә мәгариф хезмәткәрләре конференциясе Сәрия Сабурская катнашында узды

(Питрәч, 24 август, "Татар-информ", "Алга"). Питрәчтә мәгариф хезмәткәрләренең ел саен үткәрелә торган август конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Жанетта Соркина катнашты.

Мәдәният йортының төп залына барышлый кунаклар Питрәч мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр кулы белән эшләнгән күргәзмә белән танышты.

Малайлар төзелеш, автомеханика, металл эшкәртү, кызлар кулинария, кием дизайны, флористика, чәчтараш сәнгатендә талантларын күрсәтте.

Мәктәп укучылары нинди проектлар өстендә эшләүләре һәм аларны тормышка ашыру мөмкинлекләре турында сөйләде.

Район башлыгы Жанетта Соркинаның игътибарын район демографиясе үсүгә юнәлтте, шуңа күрә балаларны урнаштыру мәсьәләсен әлегә ахырына кадәр хәл итеп бетереп булмый. Ул бу проблеманы алга таба республика мәгариф программаларын формалаштырганда исәпкә алуны сорады.

Утырыш ахырында Илһам Кашапов педагогларның җаваплы хезмәте, мәгариф өлкәсендә аларның югары дәрәҗәсе нәтиҗәсендә быел бары уңай динамика гына күзәтелер дип ышануын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100