Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчтә мәчет ачу тантанасы
Питрәчтә мәчет ачу тантанасы
(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Әлмира Һәдия). Бу көннәрдә Татарстанның Питрәч районында мәһабәт манаралы агач мәчет ачылды. Мәчет ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин, Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы рәисе һәм Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Юныс, “Кол Шәриф” мәчете имам-хатыйбы Зөфәр хәзрәт Галимуллин, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Яруллин һәм тирә-як районнардан имамнар, шулай ук Ветераннар советы җитәкчеләре һәм җирле үзидарә вәкилләре, Мәдәният, Мәгариф министрлыклары вәкилләре, укытучылар һәм район халкы катнашты.
Россия Мөфтиләре шурасы рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин якташларына котлау җибәргән. Мәчетне булдыруда актив катнашучыларга Татарстан мөфтие Госман хәзрәтнең рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Әлеге яңа мәчетнең имамы итеп, Россия Ислам университеты шәкерте Мансур хәзрәт билгеләнгән. Питрәчлеләргә әлеге мәчет рухи-әхлакый һәм мәдәни учак булса иде, ди районның имам-мөхтәсибе Вәгыйзь хәзрәт Гатин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз