news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә "Каршылыкларга - цифрлаштыру!" проектын тәкъдим иттеләр

Бу проект Питрәч районы брендын формалаштыруга юнәлдерелгән.

Питрәчтә "Каршылыкларга - цифрлаштыру!" проектын тәкъдим иттеләр

(Казан, 19 июль, "Татар-информ", "Алга"). Питрәчтә "Каршылыкларга - цифрлаштыру!" проекты презентациясе узды. Проектның максаты - CRM-платформа аша район инвесторлары һәм эшмәкәрләре белән системалы эш оештыру. Бу турыла район газетасы яза.

Бу очрашуда республиканың егерме биштән артык районнан район башлыклары һәм башкарма комитет урынбасарлары, шул исәптән, Әлмәт һәм Казан кебек эре шәһәрләр вәкилләре катнашты.

- Эшмәкәрлек Советының соңгы утырышында район башлыгы Илһам Кашапов республика Президенты алдында "Каршылыкларга - цифрлаштыру!" проектын тәкъдим итте. Бу проект белән башка районнардан килгән хезмәттәшләребез дә кызыксынды. Без хезмәттәшләребез белән тәҗрибә уртаклашу, кире элемтә, тәкъдимнәр алу һәм, бәлки, тәнкыйть алу өчен рәсми булмаган иртәнге аш форматында шундый очрашу оештырырга булдык, - диде Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Байгильдин.

Әлеге проект максималь рәвештә клиентка юнәлдерелгән территория буларак Питрәч районы брендын формалаштыруга юнәлдерелгән. Район башлыгы Илһам Кашапов очрашуда катнашучыларны сәламләп, бүгенге көндә эшкуарлар белән хезмәттәшлекнең системалы булмавын әйтте.

Нәтиҗәдә, потенциаль инвестпроектлар саны гамәлгә ашырылганнар саныннан берничә тапкыр кимрәк. Килеп туган хәлдән чыгу өчен хакимият һәм бизнес органнарының үзара хезмәттәшлеге системалы характерда алып барылырга, ә попкорн сатудан алып күп миллиардлы завод төзелешенә кадәр булган теләсә кайсы инвестицион проект сизгер күзәтү астында булырга тиеш.

Моны ничек эшләргә дигән сорау туа. Җайга салынган эш нәтиҗәсендә район җитәкчелеге "Каршылыкларларга – цифрлаштыру!" дигән пилот проектын эшләтеп җибәрде. Ул CRM-система базасында эшли.



 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100