news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә Кәримовлар хуҗалыгында 14 баш мөгезле эре терлек бар

"Сыерларның барысын да сауганда, һәр көнне 200 литр сөт алабыз", - дип сөйләгән хуҗабикә.

Питрәчтә Кәримовлар хуҗалыгында 14 баш мөгезле эре терлек бар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында Гөлия һәм Илнар Кәримовлар хуҗалыгында 14 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның унысы савым сыерлары. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Мин, авылдагы башка бик күпләр кебек үк, кечкенәдән хезмәткә һәм терлекләр карарга өйрәнеп үстем. Һәм бу миңа бик ошый, әлеге эшләрне яратып башкарам. Шуңа күрә мин фермада да рәхәтләнеп эшлим. Эшнең нәтиҗәсе дә бар, табыш та яхшы керә", - дип сөйләгән Гөлия Кәримова.

Аларның продукциясен Шәле һәм Питрәч кешеләре даими сатып ала. "Сөттән эремчек, каймак ясыйбыз. Безнең продуктларны һәрвакыт бик яхшы алалар, чөнки беләләр - барысы да өйдә эшләнгән, тәмле, чиста. Хәзер сыерларның барысын да саумыйбыз әле, яшь бозаулар көтәбез. Шуңа күрә көнгә 30 литр гына сөт чыга. Барысын да сауганда, һәр көнне 200 литр сөт алабыз",  - дип сөйләгән хуҗабикә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Кәримовлар гаиләсе алга таба ферманы зурайтырга һәм мөгезле эре терлекләр санын да арттырырга уйлый. "Әлегә бозауларны калдырмыйбыз, сатабыз. Безнең терлек карау тәҗрибәбез зур, шулай булса да, яңага өйрәнү, уку мөмкинлеген ычкындырмаска тырышабыз", - дигән Гөлия Кәримова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100