Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчтә көчле җил үзәк район хастаханәсе түбәсен куптарган
Бу вакытта хастаханәдә 88 пациент һәм 50 хезмәткәр булган, беркем дә зыян күрмәгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Татарстандагы Питрәч авылында көчле җил үзәк район хастаханәсе түбәсен алып аткан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Питрәчтә үзәк хастаханә түбәсен (2 мең квадрат метр мәйданда) җил куптарып атуы турындагы хәбәр бүген 14 сәгать 35 минутта ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына килде», – диделәр Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Һәлакәт вакытында хастаханәдә 88 пациент һәм 50 хезмәткәр булган, беркем дә зыян күрмәгән. Авыручы кешеләрне дүртенче каттан өченче катка күчергәннәр. Хастаханә гадәти режимда эшли, түбәне төзәтү эшләре бара.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз