Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Питрәчтә җинаятьләрне кыска вакыт эчендә ачалар
Питрәчтә җинаятьләрне кыска вакыт эчендә ачалар
(Питрәч, 20 гыйнвар, "Татар-информ", "Алга", Елена Зарипова). Узган ел Питрәч хокук сакчылары өчен бик киеренке булды. 2017 елда районда җинаятьләр 2016 елга караганда азрак кылынган булуга да карамастан, аларның саны шулай да 450дән артып китте, дип яза җирле басма.
Ә бу эчке эшләр министрлыгының район бүлегенең һәр хезмәткәре өчен зур йөкләмә. Аларның эше даими физик һәм мораль киеренкелек, шулай ук һәр хезмәткәрдән интеллектуаль потенциаль таләп итә, аларга еш кына ялларсыз да хезмәт куярга туры килә. Сүз уңаеннан, аларның эшләрен республикада да уңай бәялиләр.
Шул уңайдан Питрәч эчке эшләр бүлеге башлыгы Рөстәм Ибраһимов белән әңгәмә:
Безнең шәһәр яны районы елның-елында инвесторлар һәм эшмәкәрләрне генә түгел, ә Казаннан һәм башка шәһәрләрдән килүче җинаятьчеләрне дә үзенә җәлеп итә. Яңа барлыкка килгән поселоклар-микрорайоннар да кыенлыклар тудыра, шулай ук дача участоклары да. Менә шуңа күрә дә бездә теркәлгән җинаятьләр саны башка авыл районнарындагыга караганда шактый артып китә.
– Рөстәм Ибраһимович, 2017 ел безнең хокук сакчылары өчен нинди ел булды?
– Шушы көннәрдә район эчке эшләр бүлегендә еллык киңәшмә үтте. Районда теркәлгән җинаятьләрнең 10 процентка кимүе билгеләп үтелде, шул исәптән кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә зыян салу, урлау, талау белән бәйле җинаятьләр дәБездә барлыгы 457 җинаять теркәлде. Аларны ачу 85,1 процент тәшкил итте, зур һәм аеруча да куркыныч җинаятьләр – 90,9 процент. Чагыштыру өчен шуны билгеләп үтәм, ТР буенча – 58,7, зур һәм аеруча да куркыныч җинаятьләр 65 процент.
Кыска вакыт эчендә киң иҗтимагый резонанс тудырган җинаятьләр дә ачылды. Бу “Царево” торак комплексындагы талау, Питрәчнең берничә авылында яшәүчеләренә карата кылынган мошенниклык, зур сумма – 6 миллион сумнан артыграк акча урлау, супермаркет челтәрләрен басу, аларны Казан группировкалары әгъзалары кылган һәм берничә башка җинаятьләр.
– Бүгенге көндә төрле өлкәләрдә тагын бер актуаль мәсьәлә – миграция мәсьәләсе, полиция хезмәткәрләре аны контрольдә тотуда актив катнаша. Бу юнәлештә нинди эшләр башкарыла?
– Хисап чорына миграция учеты бездә 1236 чит ил гражданын һәм гражданлыгы булмаган затларны яшәү урыны буенча учетка бастырды. Вакытлыча яшәүгә рөхсәт белән район территориясендә 187 кеше яши, билгеле бер вакытка кадәр яшәү белән – 240. Миграция законын бозу фактларын ачыклау буенча 122 чара үткәрелде. Нәтиҗәдә, 213 кеше административ җаваплылыкка тартылды, 14 кеше РФ чикләренә чыгарылды.
Полиция хезмәткәрләре шулай ук әлеге өлкәдә профилактика чараларында да актив катнаша.
– Эчке эшләр бүлеге эшенең башка юнәлешләрен дә атап үтегез әле?
– Безнең хезмәт корал һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшә. Узган елда, күрелгән чаралар нәтиҗәсендә бездә утлы кораллар белән җинаятьләр кылучылар теркәлмәде, халыкның утлы коралларын үз ирекләре белән тапшырулары 15тән 17гә артты. Максатчан чаралар нәтиҗәсендә наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 7 җинаять ачыкланды. Әлеге линия буенча җинаятьләр ачылышы безнең бүлектә – 83,3 процент (ТР буенча – 50,9 процент).
Миграция мәсьәләләре буенча бүлек эше турында аерым берничә сүз әйтеп үтәсе килә. Хисап чорына 1601 кеше паспорт алды, 4023 кеше теркәлде, 186 кеше теркәү учетыннан төшерелде, торган урыны буенча 479 кеше теркәлде, 40 кеше – учеттан төшерелде.
Күрсәтелгән хезмәтләрнең 85 проценты электрон рәвештә күрсәтелде.
Моннан тыш, барлык юнәлешләр буенча бүлек хезмәткәрләре зур профилактик эш алып бара. Алар “социаль” мошенниклык үсешен кисәтә, барлык иҗтимагый-сәяси, дини, спорт һәм башка чараларда катнаша, шулай ук Казанда зур чараларда хокук тәртибен саклауга җәлеп ителә.
Киңәшмәдә лаеклы хезмәткәрләр бүләкләнде, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз