news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә имам-мөхтәсиб сайлаулары узды

Дин әһелләре мәхәллә кешеләрен борчыган кайбер мәсьәләләр турында да фикер алыштылар.

(Питрәч, 11 май, "Татар-информ", "Алга", Ольга Шипшова). Питрәчтә район мөхтәсибе җыелышы булып узды. Аның эшендә авыл имамнары, район башлыгы Эдуард Дияров һәм Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Мансур хәзрәт Җаләлетдинов катнашты, дип яза район газетасы.

Безнең район мөхтәсибе эшләре белән күп еллар Питрәч мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Кучкаров җитәкчелек иткән иде. Һәм бу юлы җыелганнар аның кандидатурасын бертавыштан безнең район мөхтәсибе постына сайладылар.

Моннан тыш, дин әһелләре мәхәллә кешеләрен борчыган кайбер мәсьәләләр турында да фикер алыштылар. Алар арасында иң мөһиме булып район үзәгендә яңа мәчет төзү мәсьәләсе саналды. Район башлыгы имамнарны бу мәсьәләдә тагын да активрак булырга чакырды һәм аларның изге башлангычларын һәртөрле хупларга вәгъдә бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100