news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчтә хайваннарны стерильләштерү хезмәтенә ихтыяҗ арткан

Халык бу хезмәтнең кирәклеген аңлый башлады, ди район ветеринария берләшмәсе башлыгы.

Питрәчтә хайваннарны стерильләштерү хезмәтенә ихтыяҗ арткан
Владимир Васильев, Михаил Захаров

(Питрәч, 18 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Питрәч районында хайваннарны стерильләштерү һәм печү хезмәтенә ихтыяҗ арткан. Бу хакта бүген журналистларга Питрәч районы Ветеринария берләшмәсе башлыгы Раил Газизов әйтте.

"Бездә быел күптән түгел ветеринария берләшмәсендә клиника ачылды. Этләргә, мәчеләргә стерилизация, кастрация, төрле авыруларга каршы вакцинация уздырабыз. Косметик йон кисү хезмәтен дә кертеп җибәрдек. Халык белми иде, хәзер "чыбыксыз телефон" аша кеше арта башлады. Үзебезнең эшне күрсәтә алу безне сөендерә", - диде ул.

Хайваннарны стерильләштерү, печү хезмәтен Казанда укып белем алган яшь белгеч башкара. Аны махсус чакырып кайтарганнар.

"Кеше бит эте, мәчесе бәбиләсә, көчекләрне, песи балаларын ташлый, карамый, шуңа күрә хәзер хуҗалар үзләре дә бу хезмәтнең кирәклеген аңлый башладылар. Бу түләүле хезмәт. Акрынлап бөтен районнар да шуңа омтыла", - диде Раил Газизов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot