Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчтә фатирда чыккан янгыннан соң авыр хәлдәге хуҗа егетне хастаханәгә озатканнар
Янгын Олимпия урамында булган.
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Питрәчтә фатирда чыккан зур янгыннан соң, хуҗа егетне җитди тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә салганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бу төндә 112 бердәм номерына Олимпия урамындагы дүрт катлы йортның бер фатирында янгын чыгу турында хәбәр алынган.

Янгын сүндерүчеләр оператив рәвештә 35 квадрат метр мәйданда утны сүндергән.
Янгын нәтиҗәсендә 24 яшьлек фатир хуҗасы тәненең 80 проценты пешкән. Аны Питрәч районы хастаханәсе реанимациясенә озатканнар. Күршедәге өч фатир хуҗаларына да вакытлыча башка урында яшәп торырга туры киләчәк.

Янгынның сәбәбе әлегә билгеләнмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз