news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә “Дөньяның барлык бизәкләре” белем бирү форумы узды

Форум Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, җәмәгать палатасы ярдәмендә үткәрелә.

(Питрәч, 24 ноябрь, “Татар-информ”, “Алга”, Елена Хоменко). Питрәч районында төрле милләт һәм конфессия вәкилләре арасында дуслыкны ныгытучы чаралар даими үткәрелеп тора. Алар бүген дөньякүләм проблемаларны һәм конфликтларны аңлаучы һәм аларны хәл итәргә әзер торучы балалар үсүче мохит булдыралар. Моны Питрәчтә узган “Дөньяның барлык бизәкләре” зона белем бирү форумы ачык күрсәтте, дип яза җирле басма.

– Форум Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, җәмәгать палатасы ярдәмендә, “Татарстан Республикасы иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге” тарафыннан үткәрелә, - диде проект җитәкчесе Татьяна Тугарова. – Аны район башкарма комитеты ярдәмендә, “ТР иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге” волонтерлары белән бергә яшьләр өчен үткәрәбез. Аңа мәктәп укучыларын, яшьләрне һәм алар белән эшләүче җәмгыять оешмалары активистларын, кураторларны җәлеп итәргә тырышабыз. Безнең районда алар бик актив, күбесе белән без инде башка проектлар аша таныш, кайберәүләре белән беренче тапкыр очрашабыз, шулай да алар барысы да тырышырга, яңа нәрсә өйрәнергә әзер, һәммәсе дә бик тату.

Форумның төп геройлары булып Ленино-Кокушкино мәктәбе, район үзәге мәктәпләре һәм КАТК филиалы укучылары саналды. Волонтерлар, Питрәч балалар иҗат йорты базасында, алар өчен Җир шарының барлык халыклары арасындагы татулык һәм дуслык темасына кызыклы мастер-класслар һәм викториналар оештырдылар. Һәм, әйтергә кирәк, катнашучыларның берсе дә битараф калмады, алар бик теләп уйнадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр һәм бик җитди темалар буенча фикер алыштылар.
- Мин тормышта үз милләтен башкаларга караганда яхшырак дип саный торган кешеләргә юлыкканым булды, һәм бу алай булырга тиеш түгел дип саныйм, - ди икенче мәктәп укучысы Айгөл Шакирова. – Явызлыкны бөтенләй бетерү өчен мондый фикерне тулысынча юкка чыгарып булмаячагын аңлыйм, шулай да күп эшләргә, мондый чаралар үткәрергә, кешеләргә төрле халыклар турында сөйләргә кирәк, һәм шул чагында изгелек берләшәчәк, уртак көч белән үсәчәк, безнең тормышны яхшыртачак.

- Миңа да мондый проектларда катнашу ошый, - дип Айгөлнең сыйныфташы Елена Муллина да хуплады әлеге фикерне. – Мин аларны файдалы һәм кызыклы дип саныйм, алар, чыннан да, берләштерә, кешеләрнең үз гореф-гадәтләрендә, традицияләрендә охшаш булуын күрсәтә. Чараның иң актив катнашучылары нәкъ тә шундый төп идеяне куйдылар һәм оештыручылардан истәлекле сувенирлар алдылар.

– Бездә форумның бер хештегы – “Җир берәү генә, аны бүлеп булмый” дип атала, – дип билгеләп үтте проектның волонтеры Динара Шаһиәхмәтова. – Бу безнең барыбызның да төрле, әмма күп нәрсәләр буенча бер-беребезгә охшаш булуыбыз турында. Сезнең районда һәм башка шәһәрләрдә, бездә Татарстанда аның мәгънәсен аңлыйлар һәм хуплыйлар. Аудиториядә мондый бердәмлекне күрү бик яхшы.

“Дөньяның барлык бизәкләре” форумында катнашучыларга мавыктыргыч викторинада да бик ошады. Алар сорауларга шулкадәр рухланып җавап бирделәр. Әлеге викторинадан алган тәэсирләре белән анда иң актив катнашучыларның берсе беренче мәктәпнең унберенче сыйныф укучысы Шахин Әмиров та уртаклашты:
- Бик кызыклы булды. Мин кайбер сорауларга җавапларны белә идем, ә кайберләре турында беренче тапкыр гына ишеттем. Мәсәлән, 21 сентябрьдә Бөтенхалык тынычлык көнен билгеләп үтәләр. Минемчә, бу бәйрәм һәр җирдә зурлап билгеләп үтелсен иде.

Оештыручылар фикере буенча форум бик уңышлы үтте, киләчәктә дә питрәчлеләрне яңа проектлар белән сөендерергә вәгъдә иттеләр. Чараның иң актив катнашучылары оештыручылардан истәлекле бүләкләр алды, диелән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100