Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчтә дә мул сөт чоры җитте
Бүгенгә район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 69 тоннадан артык сөт савып алалар.
(Питрәч районы, 16 июнь, “Татар-инфором”, “Алга”, Ольга Шипшова). Питрәчтә дә мул сөт чоры җитте. Еллык сөт җитештерү күләменең яртысыннан күбрәге көтү чорына туры килә. Шуңа күрә бу сезонны файдаланып калу өчен терлекчеләр аңа алдан ук әзерләнә, араннарны ремонтлыйлар, коймаларны рәтлиләр, идәннәрне алыштыралар. Шулай ук уңышның сере көтү кагыйдәләренә, терлекләрне концентрацияләнгән азыклар, тоз, су белән тәэмин итүгә бәйле булуын да онытмыйлар, дип яза район газетасы.
Терлекчеләр сөт җитештерүне арттыра башлады. Бүгенгә район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 69 тоннадан артык сөт савып алалар.
– Узган ел 24 июньгә без 70 тонна сөт савып ала торган идек, һәм бу югары күрсәткечне биш көн буе киметмәдек. Минем уйлавымча, бик тиздән без дә бу чиккә чыгачакбыз. Хәзерге вакытта безнең мөмкинлекләребез бик зур, һәм бу югарылыкны атна буе тотып тора алачакбыз, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең маркетинг бүлеге башлыгы Павел Егоров үзенең язмаларын карап.
Савымнар буенча “Ак Барс Питрәч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять районда беренче урында бара. Анда тәүлегенә 27525 килограмм сөт савып алалар. Анда савым сыерлары баш саны да күп. 1220 сыер тәүлегенә уртача 22,6шар килограмм сөт савып алалар. “Макс Ойл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә дә бер сыердан савым шул дәрәҗәдә. Алар тәүлегенә 3050 килограмм савалар. Аларның хуҗалыгында 135 баш савым сыеры бар. Әлбәден авылыннан Адель Муллагалиевның крестьян-фермер хуҗалыгында савымнар буенча күрсәткечләр иң югарысы. Анда бер сыердан тәүлегенә 25,1 килограмм сөт савып алалар. Тулаем район буенча бер сыердан тәүлегенә 16 килограмм сөт савып алуны исәпкә алганда, бу күрсәткечләр куандырырлык. Фермер моңа зур максатчан эше нәтиҗәсендә ирешкән. Ул кырык баш “сөт” сыерларын Венгриядән үзе алып кайткан.
– Голштин–фриз токымлы сыерлар – бөтен дөньяда сөт терлекләре арасында иң киң таралганы. Әлеге токым сыерлары – тәүлеклек савымнар буенча чемпион, алар югары сыйфатлы сөт бирәләр. Моннан тыш терлекләр һава шартларына таләпчән түгел, эссене дә, салкыннарны да яхшы кичерәләр, – диде Павел Иванович.
Әлбәттә, җәй мул сөт чоры. Терлекчеләр ел әйләнәсе шулай булырга тиешлеген яхшы аңлый. Мәсәлән, “Ак Барс Питрәч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бу сезонга гына исәп тотмый. Алар Белкино авылындагы сөтчелек комплексларында асрала торган сыерларын гына көтүлекләргә чыгарган.
– Терлекләрне көтүлекләргә чыгару – терлекләр өчен зур стресс, без бит аларны кабат кышкы бәйдә асрауга күчерәчәкбез һәм кабат башка рационга өйрәтергә кирәк була. Бу продукция югалтуга китерә , – диде белгечләр.
Югары савымнарны бары тик җәен генә алып була дип санамый алар. Әмма моның өчен барлык терлекләрне елның дүрт фасылында да тулы кыйммәтле бер типтагы тукландыру рационы белән тәэмин итәр өчен азык запасы булдырырга кирәк. Шул максаттан безнең районда зур мәйданда күпьеллык үләннәр чәчелә, кукуруз һәм башка кирәкле культура мәйданнары арттырыла.
Бүгенгә безнең районда 21 көтүлек бар, шулардан 15 – савым сыерлары. Сыердан тулай савым 67489 килограмм тәшкил итә, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3127 килограммга артыграк, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз