news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә чит милектән үзләре теләгәнчә файдаланучыларга җинаять эше кузгатылган

Питрәч хокук сакчылары райондагы бер хуҗалык территориясендә берничә урлау очрагын ачыклаган.

(Казан, 9 август, “Татар-информ”, "Алга"). Питрәч хокук сакчылары райондагы бер хуҗалык территориясендә берничә урлау очрагын ачыклаган. Җинаятьчеләр берничә көн эчендә утыз меңнән артык сумга чит милектән файдаланганнар, дип яза җирле басма. 

Җинаятьчеләр крестьян-фермер хуҗалыгына берничә төн үтеп кереп йөргән. Беренче юлы алар 7931 сумга 760 килограммнан артык гомуми авырлыгындагы металл әйберләр алып чыга. Ә инде алдагы төндә җинаятьче һәм беренче урлауны оештыручы үзенең ике иптәше белән әлеге хуҗалыкка тагын бер тапкыр керергә карар итә. Бу юлы аларның максаты - автомобиль фургоны эчендәге әйберләрне урлау була. Алар артыннан беркем дә күзәтмәгененә инанып, ир-атлар кабат территориягә үтеп керәләр. Машина ишегендәге йозакны ватып, алар бензин генераторын, эретү аппаратын, шомарту машинасын һәм башка коралларны алып чыгалар. Урланган әйберләрнең гомуми суммасы 30 меңгә якын. Боларның барысын да йөк машинасына төйиләр һәм җинаять урыннан качалар. Чит милектән өлешчә файдаланырга да өлгерәләр, әмма аларга озак шатланырга туры килми.

Район полиция бүлеге хезмәткәрләре җинаятьчеләрне ачыклый, урлау факты буенча җинаять эше кузгата. Милекнең бер өлеше тартып алына һәм хуҗасына кире кайтарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100