news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчтә чистарту корылмаларыннан феноллы суны Мишәгә агызганнар

Прокуратура дәгъва белән Питрәч судына мөрәҗәгать иткән, суд чистарту корылмалары хуҗасын агым суларны норматив хәленә җиткерүне йөкләгән.

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ"). Чистарту корылмалары Мишә елгасын пычраткан, - дип хәбәр итте Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Татар табигатьне саклау прокуратурасы һәм Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы күрсәтүенчә, Питрәчтә чистарту корылмалары аша югары концентрацияле тимер, аммоний, фосфат һәм феноллы суны Мишәгә агызганнар.

Прокуратура дәгъва белән Питрәч судына мөрәҗәгать иткән, чистарту корылмалары хуҗасын суд агым суларны норматив хәленә җиткерүне йөкләгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot