Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Питрәчтә өч эшмәкәр үзләре җитештергән товарга «ТАССРга 100 ел» билгесен куя алачак
Питрәчлеләр җитештерә торган күп кенә товарлар үзләренең көндәшлек сәләтен берничә тапкыр исбатлады инде.
(Питрәч, 26 март, «Татар-информ», «Питрәч-информ»). Питрәчнең өч эшмәкәре үз продукцияләрендә «ТАССРга 100 ел» махсус товар билгесен куллану хокукына ия булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Логотипны урнаштырырга рөхсәт бирүче сертификатны сөт һәм сөт продуктлары җитештерүче КФХ хуҗасы Адель Муллагалиевка, чәчәк үстерүче Павел Владимировка һәм төзелеш газ-бетон блокларын җитештерүче Сергей Зайцевка тапшырдылар.
Җирле эшмәкәрләр авырлыклардан курыкмыйлар һәм авылда бизнес белән шөгыльләнәләр. Питрәчлеләр җитештерә торган күп кенә товарлар үзләренең көндәшлек сәләтен берничә тапкыр исбатлады инде.
Төзелеш газ-бетон блокларын җитештерүче эшмәкәр Сергей Зайцев хәзер үз продукциясен «ТАССРга 100 ел» билгесе белән маркировкалый. Ул үз эшен 2018 елда башлаган. Эшмәкәр бизнес өлкәсен җентекләп сайлаган һәм хәтта махсус курслар узган, анда җитештерү нечкәлекләренә өйрәнгән.
Сергей җитештерүне ике тапкыр арттырырга планлаштыра. Аның төп заказчылары — Ленино-Кокушкино һәм Питрәч авылларында яшәүчеләр.
«Мин һәрвакыт безнең районга һәм республикага ярдәм итәргә әзер. Шуңа күрә сертификатны зур горурлык белән кабул иттем», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз