Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Питрәчтә «БМВ»ның зур тизлек белән кибеткә бәрелүен видеога төшергәннәр
Юл-транспорт һәлакәтендә «БМВ» шоферы һәм 21 яшьлек пассажир күпсанлы имгәнүләр алган.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). «БМВ»ның Питрәчтәге «Ласка» кибетенә зур тизлек белән килеп бәрелүе видеога эләккән. Вакыйга урыныннан видеоязманы социаль челтәрләрдән кулланучылар урнаштырды.
«Кичә кич Питрәчтә «БМВ» руле артындагы 20 яшьлек егет, башлангыч мәгълүматлар буенча, тизлекне арттырган, идарәне югалткан һәм сәүдә павильонына бәрелгән», - дип сөйләделәр «Татар – информ»га Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә.
Видеокадрларда автомобильнең зур тизлектә, чак кына берничә җәяүлене бәрдермичә, диварга килеп бәрелүе күренә. Авария шаһитлары чит ил машинасы шоферына һәм пассажирына ярдәмгә ашыга.
Юл-транспорт һәлакәтендә «БМВ» шоферы һәм 21 яшьлек пассажиры күпсанлы имгәнүләр алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз