news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә “Бизнес һәм хакимият. Ачыктан-ачык сөйләшү” форумы үтте

Районның тулаем территориаль продуктында кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше - 38 проценттан артык тәшкил итте.

(Питрәч, 16 май, "Татар-информ", "Алга", Ольга Шипшова). Питрәчтә “Бизнес һәм хакимият. Ачыктан-ачык сөйләшү” форумы үтте. Анда Питрәч районыннан гына түгел, ә республиканың Арча, Әтнә, Теләче, Балтач һәм Лаеш районнарыннан эшмәкәрләр катнашты, дип яза җирле басма.

Районның кече һәм урта бизнесы республика һәм муниципаль программаларда даими катнаша. Мисал өчен, соңгы биш елда “Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм” программасы кысаларында унике крестьян-фермерлык хуҗалыгы 20 миллион сум күләмендә, “Татарстан Республикасында КФХ базасында гаилә терлекчелек фермалары үсеше” программасы буенча биш КФХ 17 миллион сум күләмендә грант алды. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән беррәттән районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларына да ярдәм күрсәтелә: сөтчелек юнәлешендәге мини-ферма төзелеше, товарлыклы һәм нәселле таналар, тана сыерлар сатып алу, яшь кошлар алу, сыерларга хезмәт күрсәтү буенча ветеринария профилактика чаралары үткәрү һәм өч яшьтән зуррак бияләрне асрау өчен азык алуга киткән чыгымнарның бер өлешен кире кайтару. Узган ел район башкарма комитеты өстәмә рәвештә муниципаль максатчан программа кабул итте, аның буенча шәхси ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнүче биш яки аннан да күбрәк савым сыеры асраучы кешеләргә җирле бюджет средстволары хисабына саву аппаратлары сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен кайтаруга субсидия бирелә. Бу программа быел да эшләвен дәвам итәчәк.

– Район җитәкчелеге эшмәкәрләргә актив ярдәм күрсәтә, алар белән ачыктан-ачык сөйләшүләр үткәрелә, аларның проблемаларын оператив хәл итү юллары күрсәтелә, шулай ук проектка старт бирелгәннән башлап тормышка ашырганчыга кадәр консультацияләр бирелә, – дип билгеләп үтте район башлыгы Илһам Кашапов.

Бизнес һәм хакимият вәкилләренең очрашуы ачыктан-ачык сөйләшү рәвешендә үтте, анда модератор булып Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов чыгыш ясады. Залда утырган эшмәкәрләрнең сорауларына республиканың төп федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, республика прокуроры урынбасары Олег Дәминов, Идел төбәкара табигатьне саклау прокуратурасының Казан районара табигатьне саклау прокуроры Альберт Хәбиров, Татарстан Республикасы буенча Россия федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин җавап бирде.

Беренче сорау салым идарәсенә кагылды. Әтнә районыннан "Каймак" авыл хуҗалыгы көнкүреш-тәэмин итү кооперативы вәкиле 1,5 сум бурыч булуы турында 50 сумлык заказлы хат аша хәбәр итүләре турында аңлатуларын сорады:

- Ни өчен бюджет акчалары тотыла? Электрон документлар әйләнеше бар бит! - диде ул.

Андрей Никиташин бу мәсьәләнең каралачагын вәгъдә итте.

Бу көнне хакимият вәкилләренә төрле сораулар бирелде. Мәсәлән, Питрәч районы фермеры Юрий Рыжов Нагумановка һәм башкаларга республикада органик авыл хуҗалыгы үсеше темасы турында тулырак фикер алышу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Аның фикеренчә, әлеге тармакта күп кенә кыенлыклар бар. Моннан тыш, эшмәкәр ТР Министрлар Кабинеты каршында органик авыл хуҗалыгы департаменты булдырырга тәкъдим итте.

- Мондый очрашуларны без инде күптәннән үткәрәбез, алар проблемаларны һәм бүгенге көндә эшмәкәрләрне нәрсә борчуын ачыкларга мөмкинлек бирә. Ниндидер форумнарда катнашырга, каядыр язарга, шалтыратырга һәм белешергә һәр эшмәкәр дә әзер түгел. Бүген яңгыраган сорауларны без, һичшиксез, хәл итәчәкбез, - диде Тимур Нагуманов.

Районда барлыгы 1068 кече эшмәкәрлек субъекты теркәлгән, аларның 772се - шәхси эшмәкәрләр. 2017 ел нәтиҗәләре буенча, районның тулаем территориаль продуктында кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше - 38 проценттан артык тәшкил итте (республика буенча - 25,6 процент).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100