Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчтә билбау көрәше буенча Татарстан чемпионаты узачак
Ярышлар нәтиҗәләре буенча 84 призер билгеле булачак.

(Питрәч, 23 май, "Татар-информ", "Алга"). Питрәчтә билбау көрәше буенча Татарстан чемпионаты узачак. Ярышлар 23 майдан 26 майга кадәр барачак. Анда 25тән артык команда – 200гә якын кеше катнашачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Командалар районга иртәгә үк килә башлаячак. Көн дәвамында мандант комиссиясе утырышы, катнашучыларны үлчәү һәм җирәбә салу планлаштырылган.
"Республика кунакларына һәм ярышта катнашучыларга уңайлы булсын өчен барлык шартлар да тудырылган", - диде балалар, яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбе директоры Илшат Шәфигуллин.
24 майда, җомга көнне, 13.00 сәгатьтә - чемпионатның рәсми ачылышы була, беренче ярышлар иртән 9.00 сәгатьтә башланачак. Чара 19.00 сәгатьтә тәмамланачак.
Ярышлар икенче көнне, 25 майда, шимбә көнне 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
26 майда командалар китә. Ярышлар нәтиҗәләре буенча 84 призер билгеле булачак.
"Питрәчлеләр бу ярышларда инде берничә ел рәттән катнаша, без иң көчлеләр унлыгына керәбез. Быел безнең максат - лидерлар бишлегенә керү", - дип билгеләп үтте Илшат Шәфигуллин.
Ярышта халыкара класслы спорт мастеры, күп кенә көрәшләрдә җиңүче, чемпион һәм дөнья кубогы иясе, билбау көрәше буенча Европа Кубогы иясе питрәчле Фәрхәт Фәйзуллин да бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз