Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчтә билбау көрәше буенча чемпионатта иң яхшы командалар ачыкланган
Мактаулы икенче урынны Питрәч командасы алган.

(Казан, 29 май, "Татар-информ", "Алга"). Питрәч районында 2019 елгы билбау көрәше буенча Татарстан чемпионатында 84 призер билгеләнгән, шулай ук иң яхшы командалар исемлеге ачыкланган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Спортчылар һәм тамашачылар алдында сәламләү сүзе белән район башлыгы Илһам Кашапов, ярышларның төп судьясы, РСФСРның спорт мастеры Марсель Хәйдәров, билбау көрәше Федерациясенең башкарма директоры, билбау көрәше халыкара Федерациясенең генераль сәркатибе Хәбир Хәбибуллин чыгыш ясады. Ул район башлыгына тирән ихтирамын белдерде һәм аңа Рәхмәт хаты тапшырды.
Ярышларда 18 команда, 200гә якын кеше катнашкан. Бирегә дөньякүләм келәмнәрдә зур уңышларга ирешкән спортчылар, шулай ук югары дәрәҗәләре әле алда булган спортчылар да җыелган иде. Команданың лидерлыгы өчен балалар һәм яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбендә дә бил алышкан.
Энҗе Йосыпова – ирекле көрәш һәм билбау көрәше буенча спорт мастеры, Питрәчтә узган чемпионатта 66 килограмм авырлык категориясендә өченче урын алган. Аның тормыш иптәше Алмаз Йосыпов та Питрәч командасын тәкъдим иткән, ул самбо буенча спорт мастеры. Алмаз 57 килограмм авырлык категориясендә беренчелекне алган.
Ярышларның абсолют җиңүчесе булып Зәй командасы саналды. Мактаулы икенче урынны Питрәч командасы алган. Лаеклы өченче урынны Казанның "Ак Барс" командасы яулаган. Питрәчле Фәрхәт Фәйзуллин классик стильдә 100 килограммнан артык авырлык категориясендә Татарстан чемпионы дип танылды, шул ук категориядә ирекле стильдә чемпион исеменә шулай ук Питрәч командасыннан Андрей Чиндин лаек булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз