Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчтә биатлон буенча район беренчелеге булып узды
Гомум команда исәбендә беренче урында – ленинококушкинолылар, икенчедә – шәлелеләр, өченчедә – беренче мәктәп.
(Питрәч, 17 февраль, "Татар-информ", "Алга", Илшат Гайсаров). Питрәчтә кызлар һәм егетләр арасындагы биатлон буенча чираттагы район беренчелеге стадионда, наратлыкта узды, дип яза районның "Алга" газетасы.
Җиде командадан булган катнашучылар Питрәч ДОСААФ МО тарафыннан оештырылган Советлар Союзы Герое Василий Осипов исемендәге призны уйнатты.
Кызлар 3 километрлы дистанциядә (егетләр – 4,5 километрлыда) ике утлы чик белән ярыштылар.
Кызлар арасында җиңүчеләр һәм призерлар булып Алевтина Блаченова (Ленино-Кокушкино), Лия Хәсәнова (беренче мәктәп), Гөлшат Кашапова (Шәле) саналды.
Егетләр арасында – Нияз Сибагатов (Шәле), Рифат Гайнуллин, Альберт Мөхәметдинов (икесе дә Ленино-Кокушкинодан) җиңде.
Гомум команда исәбендә беренче урында – ленинококушкинолылар, икенчедә – шәлелеләр, өченчедә – беренче мәктәп. Алга таба урыннар алдагы тәртиптә бүленде: 4. Күн, 5. ФКАТ, 6. Татар Тау Иле, 7. Питрәч икенче мәктәбе, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз