news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчтә башлангыч сыйныф укучылары физкультура дәресләренә бассейнга йөри

Хәзерге вакытта булачак әниләр төркемен туплау бара.

(Питрәч, 19 ноябрь, "Татар-информ", "Алга", Люция Сираҗиева). Питрәчнең “Сула” бассейны “Йөзү буенча гомуми укыту” республика программасына кушылды. Хәзер башлангыч сыйныф укучылары физкультура дәресләренә бассейнга йөриячәк. Бу турыда район газетасы яза.

Район бассейны быел август аенда ачылды. Сентябрь аеннан биредә спорт мәктәбеннән бушлай дәресләр башланды, 4 төркем тупланды, алар составында 60тан артык бала – аларның бер өлеше балалар ваннасына, икенчесе инде олылар бассейнына йөри. Бушлай төркемгә эләгә алмаган балаларның әти-әниләре түләүле тренерга языла ала.

Октябрь аеннан шулай ук аквааэробика ачылды – бу дәресләр өлкәннәр өчен үткәрелә, олы кызлар өчен дә төркемнәр дә бар. Хәзерге вакытта булачак әниләр төркемен туплау бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot