Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчтә “Бәләкәч” балалар бакчасы базасында республика фәнни-практик семинары үтте
Шәле авылының “Тургай” балалар бакчасында полилингвизм ысулы кулланыла, дәресләр татар, рус һәм инглиз телләрендә алып барыла.
(Питрәч, 17 март, “Татар-информ”, “Алга”, Ольга Шипшова). Питрәчтә “Бәләкәч” балалар бакчасы базасында республика фәнни-практик семинары үтте. Анда республиканың 28 районыннан балалар бакчалары музыка җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итә район газетасы.
Бүгенге көндә Питрәч районында 14 мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениесе бар һәм шуларның яртысы федераль республика яки муниципаль дәрәҗәдәге инновацион һәм эксперименталь мәйданчыклар булып тора.
– Бу безнең балалар бакчаларының эш тәҗрибәсе безнең республикада гына түгел, ә бөтен Россия буенча кызыклы булуын аңлата һәм без әлеге тәҗрибә белән уртаклаша алуыбызга бик шат, – диде Питрәч район башлыгы Илһам Кашапов, семинарда катнашучыларны сәламләп. Бу юлы алар социаль-гуманитар белем бирү үзәгенең квалификация күтәрү курсларын тыңлаучылар иде.
– Питрәч районында педагоглар актив позициядә тора һәм эксперименталь эштә катнашалар, авторлык инновацион проектлар өстендә эшлиләр. Шуңа күрә без әлеге очрашуга бик рәхәтләнеп килдек, – диде “Социаль белем бирү үзәге”нең квалификация күтәрү һәм кадрларны һөнәре буенча яңадан әзерләү, укыту бүлеге башлыгы Татьяна Валькова.
Семинар башлангач кунаклар күргәзмә белән танышты, анда районның балалар бакчалары үзләренең кабатланмас эш методикасы турында сөйли. Мәсәлән, Шәле авылының “Тургай” балалар бакчасында полилингвизм ысулы кулланыла, дәресләр татар, рус һәм инглиз телләрендә алып барыла. Питрәчнең “Айгөл” балалар бакчасында Аграр яшьләр берләшмәсе ярдәмендә тулы бер аграр академия эшли. Сабыйлар дидактик, сюжет-роль уеннары аша гына түгел, ә практикада да бу өлкәдәге белемнәрен ныгыта. Шулай ук “Каенкай” балалар бакчасында да “Экологик тәрбия”гә зур игътибар бирелә. Монда балаларның хәтта үзләренең кечкенә генә лабораторияләре дә бар. “Кояшкай” балалар бакчасында техник юнәлеш үсешенә зур игътибар бирәләр, анда йөрүче сабыйлар бик теләп легоробототехника белән шөгыльләнә, йортлар һәм машиналар модельләре конструкцияләрен җыялар. “Кыңгыраучык”та “Менталь арифметика” белән мавыгалар. Аның нигезенә борынгы абакус - борынгы Кытайда уйлап табылган исәп-хисап салынган. Ул баланың акылын үстерергә сәләтле, аның нәтиҗәсендә, бала теләсә нинди арифметик биремнәрне тиз арада башкара алачак. Балалар бакчасы педагогы Ольга Миндукова "Ел тәрбиячесе" конкурсында жюрига дәресне нәкъ тә мондый программа буенча тәкъдим итте һәм конкурсның район, ә аннары зона этабында җиңүче булды. 2016 елда Ленино-Кокушкино "Чишмәкәй" балалар бакчасы федераль инновацион мәйданчык булып саналды, биредә "Мате:плюс" математик үсеш комплекслы программасы нигезендә эшлиләр. Ә республика семинар-практикум узган "Бәләкәч" балалар бакчасында "Мозаикалы парк" программа-методик комплексын кулланалар. Әлеге программа буенча игътибарсыз һәм сөйләмендә кимчелекләр булган балалар белән эшләү үзенчәлекләре турында балалар бакчасы мөдире Елена Миронова сөйләде.
Бу мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенең тагын бер горурлыгы шунда, быел алар федераль инновацион мәйданчык статусын алдылар. "Бәләкәч" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Наҗия Якубова бөтен республикадан коллегаларына үзенең "Хыял" хор студиясе" авторлык программасы турында да сөйләде. Ул "Инклюзив практика оештыруда инновацион методлар" доклады белән чыгыш ясады, "Иҗади сәләтләрне үстерүдә импровизацияле бию" мастер-классы үткәрде, сәләтле балалар белән эшләү үрнәген күрсәтте.
Әлеге проблемаларны хәл итү өчен, ул, Мәскәү профессоры Владимир Кудрявцев җитәкчелегендә, үз программаларын булдырган да инде. Аның тәҗрибәсе хезмәттәшләрен дә кызыксындырды, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз