news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә авыл хуҗалыгы техникасы әзерлеген тикшерделәр

Язгы чәчүне кыска вакыт эчендә башкарырга туры киләчәк.

(Питрәч районы, 14 апрель,  “Татар-информ”, “Алга”, Елена Зарипова). Апрель уртасы җитте. Игенчеләрнең, димәк, безнең авыл хуҗалыгы районында яшәүчеләрнең күпчелеге өчен төп бурыч – бу булачак уңыш турында кайгырту. Кырларда кар белән капланган булуына да карамастан, барлык хуҗалыкларда аграрийлар инде язгы кыр эшләренә керешергә әзер. Махсус комиссия Питрәч авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә әлеге әзерлекне тикшерде дә инде, дип яза җирле басма.

Машина-трактор паркларында һәм гаражларда инде эш тәмамланган диярлек. Барлык тракторларның 96 проценты кырга чыгарга әзер. Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе белгечләре, шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре моңа инанды инде. Алар техниканы гына түгел, ә башкаларны да тикшерделәр.

– Бу ел саен комиссия белән үткәрелә торган тикшерү. Районда барлыгы 259 берәмлек трактор исәпләнә, инде барысы да диярлек ремонтланган, унбере ремонтлана. 15 чәчү комплексыннан 14е ремонтланган. Барлык 106 чәчкеч кырга чыгарга әзер, алар әзерлек сафына куелган, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров. – Без 60 мең гектар чәчүлек мәйданда эш башкарачакбыз, 21 мең гектарда сабан бөртеклеләре чәчеләчәк. Барлык мәйданнарда эшне оператив башкарырга кирәк булачак. План буенча – 17 көннән дә озакка сузмаска. Һава шартлары гына сынатмасын. Безнең яктан, техника ягыннан бернинди тоткарлыклар булырга тиеш түгел.
Белгечләр техникадан тыш кыр эшләренә әзерлекнең башка якларын да тикшерделәр, эшчеләр белән сөйләштеләр, предприятиеләрдә хезмәтне саклау кагыйдәләре үтәлешен бәяләделәр, чәчүлек орлыкларны, аларның сыйфаты, шытымы, уңышлылыгы, башка параметрлары турында мәгълүмат тупланган журналны карадылар.
– Соңгы елларда безнең авыл хуҗалыгында яхшы якка үзгәрешләр күп булды, – дип билгеләп үтте ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының АПК инженер-техник тәэминаты бүлегенең әйдәп баручы белгече Руфит Гарифҗанов. – Бу тармакта очраклы кешеләр калмады диярлек. Монда барысына да җаваплы карыйлар, шул исәптән язгы кыр эшләренә әзерлеккә дә. Республиканың күп кенә хуҗалыкларында ашлыкка бәяләрнең түбән булуы, сөткә бәяләрнең төшүе аркасында килеп туган катлаулы финанс хәленә карамастан, техника әзерлеге яхшы. Питрәчтә без барган хуҗалыклар сөендерде.

Эш башлар алдыннан мондый тикшерүләрнең файдасы күп, барлык булган ресурсларны барлап, санап чыгасың. Бу күрми калган җитешсезлекләрне ачыкларга да ярдәм итә. Монда бит барысы да уч төбендәгедәй – тракторлар, чәчкечләр, тырмалар һәм башка агрегатлар рәт-рәт тезелеп куелган, аларның һәркайсын бөтен яктан карарга кирәк бит. Бер генә трактор да җентекле техник тикшерү узмыйча һәм рөхсәтсез кырга чыгарга тиеш түгел. Бу тракторчы һәм юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрнең тормышы белән бәйле. Шуңа күрә комиссия әгъзалары арасында дәүләт техкүзәтчелек бүлеге башлыгы, районның баш инженер-инспекторы Валерий Максимов та бар. Үткән айларда ул Питрәч хуҗалыкларына барып, һәр техникага техтикшерү үткәрде. Һәм хәзер дә механизаторлар рәткә китерергә тиешле җитешсезлекләргә зур игътибар бирде. Бу бер генә төзексезлек тә эшне тоткарлавына юл куймавы өчен эшләнә.

Экспертлар Питрәч хуҗалыкларының әзерлеген бер баллдан кырык баллга кадәр бәяләде. “Рацин Шәле” ҖЧҖ 39 балл җыйды, “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ – 38 балл, “Агролак” – 37 балл.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100