news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр

Авыл хуҗалыгы җитештерү өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләре үзләренең фидакарь хезмәтләре өчен бүләкләнде.

Питрәчтә авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр
pestrecy-rt.ru

(Питрәч, 11 ноябрь, "Татар-информ", "Алга", Ольга Шәрипова). Питрәч районында авыл хуҗалыгы елына йомгак ясап, әлеге тармак алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы булды. Агросәнәгать өлкәсе хезмәткәрләре котлаулар һәм лаеклы бүләкләр кабул итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу көнне наратлыктагы зур залда үз эшенә, үз туган җиренә гашыйк кешеләр җыелды. Болар - авыл хуҗалыгы тармагы алдынгылары һәм ветераннары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм иң яхшы хезмәткәрләре, шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары һәм хезмәтчәннәре.

Аларның кайберләре мондый бәйрәмдә беренче тапкыр катнаша, икенчеләре инде берничә ел рәттән үзләренең югары осталыкларын дәлилли.

Грамоталардан һәм Рәхмәт хатларыннан тыш, бу көнне районның авыл хуҗалыгы җитештерү өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләре үзләренең фидакарь хезмәтләре өчен кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата премияләр алды.

Быел район кырларыннан барлыгы 73 614 тонна уңыш җыеп алынды. Уртача уңыш чыгышы 26,6 центнер. Агымдагы елның тугыз аенда 16 мең тоннадан артык сөт, 26 мең тоннага якын ит җитештерелгән, шул исәптән 24 869 тонна кош ите.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100