news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә "Акбарслылар" урып-җыю эшләрен тәмамлау алдында

Хуҗалыкта туфракны туңга сөрү, силос салу эшләре бара.

 (Питрәч, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Алга"). Питрәч районында урып-җыю эшләре ахырына якынлашып килә, кайбер хуҗалыклар бөртекле культураларны суктыруны һәм уҗым культураларын чәчүне тәмамладылар. Әлегә кырларда эш дәвам итә, туфракны туңга сөрү, силос салу бара, дип яза җирле басма.

– Бездә бөртекле культуралар барлыгы 7679 гектар биләп тора, – диде “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ баш агрономы Николай Кузнецов, – игенчеләребез, шоферларыбыз, ындыр табагы хезмәткәрләренең тырыш хезмәте һәм урып-җыю эшләрен яхшы оештыру нәтиҗәсендә бөртекле культураларны уңышлы гына җыеп алдык. Гектардан уртача уңыш чыгышы 24 центнер тәшкил итте. Кырларда уңыш чыгышы төрлечә булды, кайберләрендә югарырак, кайберләрендә түбәнрәк иде. Июль аендагы корылык һәм эссе һава башакларга үсәргә ирек бирмәде. Шуңа да карамастан, яхшы гына уңыш алдык. Ашлыкны Казан һәм Арча элеваторына тапшырдык.

Безнең кырларда барлыгы егерме комбайн – уналты “Нью-Холланд” һәм дүрт “Мега - Класс” маркалы комбайннар эшли. Элеккеге еллардагы кебек алар биш бригадага бүленде. Һәм шуны әйтергә кирәк, аларның һәрберсе, тәҗрибәле механизаторлар да, яшьләр дә намус белән тырышып эшләде.

Берүк вакытта башка участокларда да эшләр алып барабыз, - дип сөйләвен дәвам итте Николай Николаевич, - терлекләрне кышлату өчен азык җитәрлек әзерләдек, кырларда кукуруз җитешә, тиздән сусыл азык, силос әзерләүгә дә керешербез дип уйлыйм. Шушы көннәрдә 3600 гектарда көзге уҗым чәчүне тәмамладык, бу эшкә өч "Хорш" чәчү комплексы җәлеп ителде. "Нью-Холланд" тракторларында Альберт Мостафин, Рушан Гайфуллин, Павел Андриянов кебек тәҗрибәле механизаторлар эшләде.
Соңгы гектарлардагы арпа җыеп алына торган кырда Илфат Әхмәтов җитәкчелегендәге комбайнчылар бригадасы эшли. Ул механизаторлар династиясеннән, аның әбисе Маһиҗамал, әтисе Әсхәт Ибраһимович та тракторда эшләгән. Күрше кырда, МТЗ-1221 тракторында бертуганы Илшат хезмәт куя.

- Техникага, басу-кырларга карата мәхәббәт безгә әтидән күчкәндер, мөгаен, - ди Илфат, - әгәр Илшат күбрәк тракторда эшләргә яратса, мин комбайнны яратам. Мин комбайн руле артына армия сафларында хезмәт итеп кайткач, 2000 елда утыдым. Моңа кадәр җиде ел дәвамында абыем Рәис Әхмәтҗановта ярдәмче булып эшләдем. Мине комбайнда эшләү нечкәлекләренә һәм уңыш җыярга өйрәткәне өчен мин аңа бик рәхмәтле.

Быелгы җәй 2010 елның коры җәен хәтерләтә, ул чагында да эссе, коры һава торышы булды. Әмма быел уңыш чыгышы яхшырак.

Әлеге бригадада шулай ук Рузил Гайнуллин, Ринат Шәрәфетдинов һәм Илнур Фәсхетдинов эшли. Сүз уңаеннан, Илнур Илфаттан ике яшькә олырак булса да, ул аның укучысы. Шушы көннәрдә ул кырык яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

– Элегрәк мин фермада эшләдем, биш ел элек дустым Илфат мине комбайнда эшләргә чакырды, һәм миңа ошады. Дүрт ел дәвамында ул мине игенче һөнәренә өйрәтте, быел исә мин үзем өлкән комбайнчы булып эшлим. Әйе, соңгы елларда туган көнемне басуда гына билгеләп үтәргә туры килә, безнең бурыч - уңышны вакытында җыеп алу.
Бүгенгә “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖдән тыш, “Кощак” АХП ҖЧҖ, “Карповка” ярдәмче хуҗалыгы, “Казан” нәсел атлар заводы” ҖЧҖ һәм барлык фермер хуҗалыкларында бөртеклеләрне җыеп алу тәмамланды. Гомумән, район буенча бөртеклеләрнең 90 проценттан артыграгы җыеп алынган. Гектардан уртача уңыш чыгышы 21,2 центнер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100