news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчтә 297 укучыга мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды

Агымдагы елда районда барлыгы 412 бала беренче тапкыр парта артына утырачак.

(Питрәч, 25 август, “Татар-информ”, "Алга"). Узган елдагы кебек үк, быел да "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә Питрәч районы оешмалары коллективлары, хуҗалык җитәкчеләре һәм бизнес вәкилләре катнашты, дип яза җирле басма.

Ә әти-әниләр исеменнән аларга Эльвира Фәйзуллина рәхмәт белдерде.

Беренче сыйныф укучыларын район башлыгы Илһам Кашапов, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская, "Газпром Трансгаз Казан" генераль директоры урынбасары Марат Әхмәтҗанов һәм ТР Дәүләт советы депутаты Рәфкать Кантюков ярдәмчесе Гүзәлия Минкина котлады.

Быел хәйрия акциясе кысаларында, 297 укучы букча, мәктәп кирәк-яраклары һәм спорт киемнәре алды, аларның 88е - булачак беренче сыйныф укучылары. Агымдагы елда районда барлыгы 412 бала беренче тапкыр парта артына утырачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot