Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчнең унике егете туган илгә тугры булырга ант бирде
Питрәч делегациясе Самарада хәрби частьта хезмәт итүче солдатлар янына барды.
(Питрәч, 2 август, “Татар-информ”, "Алга"). Питрәч делегациясе Самарада хәрби частьта хезмәт итүче солдатлар янына барды. Хәрби ант бирү тантанасында егетләрнең ата-аналары да катнашты, дип яза җирле басма.
"Без бу матур традицияне дәвам иттерәбез, Самара хәрби часте белән дустанә мөнәсәбәттә торабыз, даими рәвештә Самарага солдатларның хәрби ант кабул итү чарасына барабыз, – дип билгеләп үтте район хәрби комиссары Владимир Гузич. - Бу юлы безнең районнан унике егет туган илгә тугры булырга ант бирде. Хәзерге вакытта анда тагын тугыз питрәчле хезмәт итә".
Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Фәсхетдинов, хәрби комиссар Владимир Гузич, мәгариф бүлеге башлыгы Азат Шәйхисламов һәм Виктор Курмышев катнашты. Егетләр янына әти-әниләре дә килде, алар улларының хезмәт итү урыныннан канәгать калды.
Исегезгә төшерәбез, язгы чакырылыш вакытында бирегә Күн авылыннан берьюлы алты егет килде. Хәзер алар бергә хезмәт итәләр.
"Аз гына вакыт узса да, улым Зөлфәт олыгаеп киткән, - ди Минзилә Вәлиева. - Ул дуслары белән хезмәт итә, барысы белән дә канәгать. Безгә дә бик ошады, шартлар яхшы, шуңа күрә без хәзер тыныч һәм аның янына барып кайтуыбызга бик тә шатбыз."
"Командование дә ошады, безне бик яхшы кабул иттеләр, улым Рәхимгә дә бар да ошый, - дип өсти Күн авылында яшәүче Розалия Галиева да. - Улларыбызның якын җирдә һәм бергә хезмәт итүләре сөендерә. Аларны зарыгып көтәбез".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз